Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Хуш киләсез, кошкайлар!

«Ромашка» бакчабызда «Хуш киләсез, кошкайлар» бәйрәме уздырдык. Балаларга кошларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар... Алар белән яңа өметләр, күңелдә яңа хыяллар туа. 

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.

Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын бигеләп үтәргә җыендык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик күп чакрымнар, катлаулы юллар үтәргә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак. Шул уңайдан «Ромашка» бакчабызда «Хуш киләсез, кошкайлар» бәйрәме уздырдык. Балаларга кошларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ата-аналар белән берлектә ясаган кош ояларыннан күргәзмә оештырылды.

Канатлы дусларыбызны яклыйк, саклыйк. Яз безгә җылы ямьле көннәр белән бергә файдалы, кадерле дусларыбыз — кошларны алып килә. Һәр вакыт шул хакта онытмыйк. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк!

Кош оялары янында кычкырмыйк, шауламыйк. Кош оясын туздырмыйк, кошларны куркытмыйк, рәнҗетмик.

Гөлназ Гайнуллина, Зәйнәп Гыйлфанова, Актаныш авылы, гомуми үсеш бирүче 2 нче санлы балалар бакчасы,тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев