Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез
Хезмәт тәрбиясе — мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең мөһим юнәлешләреннән берсе.
Хезмәт тәрбиясенең нигезе — өлкәннәрнең хезмәт эшчәнлеге белән таныштыру, шулай ук балаларның аларга мөмкин булганча булышуы.
Өлкәннәрнең хезмәте белән якыннан танышкан саен, балаларда хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл караш, мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә әзерлек барлыкка килә.
Мәктәпкәчә яшьтә хезмәт сөючәнлекне үстерүгә аеруча басым ясарга кирәк, чөнки алга таба балага бу сыйфатны сеңдерү шактый катлаулы булачак.
Балага хезмәт сөючәнлек, вазыйфа, үзенә тапшырылган эш өчен җаваплылык кебек әхлакый сыйфатларның мөһимлеген аңлатырга кирәк.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен түбәндәге хезмәт төрләре бар:
1. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү (көндәлек шәхси хезмәт: киенә һәм чишенә белү; эш урынын әзерләү һәм җыештыру; вак-төяк әйберләреңне юып куя белү, урын-җиреңне җыештыру)
2. Хуҗалык-көнкүреш хезмәте (тәрбиячеләр кушканны үтәү, уенчыкларны җыештыру; участокта яфраклар җыю; төркем бүлмәсен һәм участокны чисталыкта тотарга өйрәнү).
3. Ашханәдә һәм дәрес вакытында дежур тору.
4. Табигатьтәге хезмәт (түсемлекләргә су сибү, суган утырту, орлыклар чәчү, көз көне яшелчәләр җыю, бүлмә үсемлекләрен күчереп утырту һ.б.).
5. Кул хезмәте (китаплар, тартмалар төзәтү һәм ябыштыру, өзелгән төймәләрне тегеп кую, уенчыклар ремонтлау; тәрбияче җитәкчелегендә вак материал, уенчыклар һәм сувенирлар ясау, кәгазь, картон, тукымалар кулланып эшләнмәләр ясау).
Балаларда хезмәт процессын уенга әйләндерү омтылышы ачык чагыла һәм алар һәрвакыт хезмәт белән бәйле уен ситуациясен рәхәтләнеп кабул итәләр. Әмма балалар хезмәтенең үзенчәлеге шунда: ул өлкәннәрнең мәҗбүри катнашуын һәм ярдәм итүен күздә тота.
Кече яшьтәге балалар әле хезмәтнең максатын билгели алмыйлар. Балага аның нәтиҗәсе түгел, ә гамәл үзе шатлык китерә. Үз гамәлләренең максатын аңлау сәләте һәм максат белән нәтиҗә арасындагы үзара бәйләнеш акрынлап формалаша. Моны аңлау — ул үзенә күрә баланың шәхси мөмкинлекләрен ачуы. Кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларда болар барысы да башлангыч стадиядә генә була. Бу очракта төп рольне олы кеше алып тора. Ул балалар алдына максат куя һәм аңа ирешергә ярдәм итә.
Максатчан хезмәт эшчәнлеген формалаштырганда баланың нәрсә һәм ничек эшләве генә түгел, ә аның ни өчен эшләве дә мөһим. Мотивлар төрле булырга мөмкин:
1. Өлкәннәрдән үз гамәлләренә уңай бәя алу.
2. Яшьтәшләр арасында үз-үзеңне раслау.
3. Өлкәннәр белән аралашу.
4. Башкаларга ярдәм итү.
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе гаилә тәрбиясеннән аерылгысыз рәвештә алып барылырга тиеш. Гаиләдәге уртак хезмәт вакытында бала, өлкәннәр артыннан кабатлап, хезмәт күнекмәләрен тизрәк үзләштерә.
Ата-аналар белән бергә эшләү балага рәхәтлек китерә. Хуҗалык-көнкүреш хезмәтендә катнашып, ул гаилә эшләренә катнашын тоя, үзен гаилә коллективы әгъзасы итеп хис итә. Бу ярдәмчеллек, кайгыртучанлык, сакчыллык, җаваплылык кебек мөһим сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итә.
Бала өчен хезмәт тәрбиясе тагын нәрсәсе белән мөһим соң?
Беренчедән, эшли белгән кеше үзен ышанычлы хис итә, ул барысын да үзе эшләргә әзер.
Икенчедән, хезмәт ихтыяр көче таләп итә, ә ихтыяр көче, эшләгәннне үзгәртергә курыкмыйча, эшне намус белән башкарырга омтылу белән тыгыз бәйләнгән. Балалар төзәтергә бик яратмыйлар, алар үз гамәлләрен һәрвакыт уңай бәяләргә омтылалар.
Өченчедән, мәктәпкәчә яшьтә акыл хезмәтенең нигезе салына. Бу яшьтә баланы даими уйларга, нәтиҗәне алдан күрергә, үз эшен планлаштырырга өйрәтергә мөмкин.
Дүртенчедән, хезмәт процессында иптәшеңә ярдәм итү, үзең эшли белгәнне өйрәтү осталыгы һәм теләге тәрбияләнә. Мондый әхлакый күренешләр балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Дөрес, хәзерге балалар иптәшләре сораган очракта гына ярдәм күрсәтә беләләр. Үзләре инициатива күрсәтүне кирәк дип санамыйлар.
Балаларның хезмәтен оештыруның коллектив формалары бик файдалы. Коллектив хезмәт килешә белүне, үз гамәлләреңне башка балалар гамәлләре белән килештерүне, үз-үзеңне бәяләүне үстерүне һәм яшьтәшләреңнең эшчәнлегенә объектив бәя бирүне таләп итә.
Балаларны шуны аңларга өйрәтергә кирәк: алар тирәсендәге бөтен нәрсә кеше кулы белән эшләнгән: бала ашаган кашык та, үзе яшәгән йорт та, үзе яраткан конфетлар да, кием-салым да, уенчыклар да, самолетлар да, машиналар да һ.б. барысы да кеше хезмәте белән эшләнгән. Һәм никадәр яхшырак эшләнелгән булса, димәк кеше шулкадәр намуслырак эшли дигән сүз. Шуңа күрә, әгәр без балага балачактан ук хезмәт итәргә теләк уятмасак, әгәр аңа хезмәтнең матурлыгын тоярга, башкарган эшләрдән канәгатьлек тоярга мөмкинлек бирмәсәк — без аны кешелек сыйфатыннан мәхрүм итәчәкбез.
Гайфуллина Айсинә Алмазовна, Чаллы, 119нчы «Кроха» балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев