Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Халыкара өлкәннәр көне» темасына балалар белән әңгәмә

1 октябрь - безнең өчен үзенчәлекле көн.

Максатлар:

Белем бирү:

  • Балаларның «картлык», «өлкән кеше» кебек төшенчәләр турында белемнәрен киңәйтү;
  • балаларны өлкәннәр көнен бәйрәм итү традициясе белән таныштыру.

Үстерүче:

  • якын кешеләргә теләктәшлек, кайгырту, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү; фикерләү активлыгы, сөйләм культурасы, үз фикерләреңне ачык һәм грамоталы итеп бәян итү сәләтен үстерү;
  • Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви:

  • аралашу культурасы, дустанә мөнәсәбәтләр, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, алар турында кайгырту теләге тәрбияләү,
  • өлкәннәрнең көндәлек хезмәтенә мәхәббәт, эшләрендә ярдәм күрсәтү, үз гамәлләрең белән шатлык китерә белү тәрбияләү;
  • олы кешенең үзенә карата кайгыртучан мөнәсәбәт таләп итүен аңларга өйрәтү.

Тәрбияче: балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез аларның җавабын табып карагыз.

Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби)

Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.

Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (Бабай).

Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә!

Иң – иң батыр кеше ул, минем (Әти), әлбәттә!

Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни.

Кем соң аны белми? Ул бит минем (Әни).

Тәрбияче: Молодцы! Табышмакларны дөрес чиштек. Әти, әни, әби һәм бабай – ул  безнең тату гаилә.

1 октябрь - безнең өчен үзенчәлекле көн. Бу көнне өлкән буын вәкилләренә рәхмәт әйтергә мөмкинлек табарга кирәк. Нәкъ менә алар безне эшләргә, башкаларның фикерен хөрмәт итәргә һәм кыю рәвештә үз фикеребезне якларга өйрәттеләр. Алар гомер буе хезмәт куйганнар һәм бүгенге көнгә кадәр һәр гаиләдә маяк булып торалар. Алардагы тормыш тәҗрибәсе бәһасез. Без өлкәннәрне сакларга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Сезнең дә әби-бабайларыгыз бар, сез аларны бик яратасыз. Әйдәгез, һәркайсыгыз үзенең әби-бабасына ягымлы сүзләр уйласын.

«Ягымлы сүз әйт» уены үткәрелә.

(Тәрбияче тупны балага ыргыта, бала ягымлы сүз әйтергә тиеш.)

Тәрбияче: Афәрин, балалар! Сез әби-бабаларыгызны бик яратасыз, ягымлы сүзләрне дә күп беләсез икән.

- Доби – бабайлар-безнең яхшы дусларыбыз, гаиләбез әгъзалары. Алар гаиләдә сездән, әти-әниләрегездән олырак, һәм без алар турында кайгыртырга тиеш.

«Минем гаиләм» бармак гимнастикасы.

  • Бу бармак бабай. (Баш бармак).
  • Бу бармак әби. (Имән бармак).
  • Бу бармак әти. (Урта бармак.)
  • Бу бармак әни. (Атсыз бармак.)
  • Бу бармак нәни. (Чәнти бармак)
  • Менә минем бөтен гаиләм! 

Афәрин, балалар! 

Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча хөрмәтлибез. Алар озаграк яшәсен иде, ә аларның тормышы сыйфатлырак һәм күңеллерәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Нигъмәтҗанова Гүзәлия Рәфхатовна, Чаллы, 73нче "Огонёк" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев