Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Хайваннар дөньясында

Уртанчылар төркеме өчен «Хайваннар дөньясында» авторлык уен-конспекты.

Максат: Кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен баету.
Бурычлар:
-    Кыргый hәм йорт хайваннарының исемнәрен, балаларын атау.
-    Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартлары, нәрсә ашаулары, кайда яшәүләре турында сөйләү.
-    Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, логик фикерләү сәләтен үстерү.
-    Иптәшеңә карата хөрмәт, коллективлылык рухы, хайваннарга мәхәббәт, ярдәмчелекне тәрбияләү. 
Материал: хайваннар, хайван балаларының рәсемнәре, ашый торган ризыкларының, яшәгән урыннарының, шәүләләренең рәсемнәре, биремнәр, ике барабан, ике мольберт, йолдызчыклар, музыка кушыр өчен магнитофон.

Методик алымнар: сөйләү, күрсәтү, аңлату, рәсемнәр карау, уен, сорау-җавап.
Алдан башкарыла торган эш: барабаннар ясау, хайваннар турында шигырьләр өйрәнү, матур әдәбият уку, хайваннарның тормышы турында рәсемнәр һәм презентацияләр карау, материалларны алдан әзерләп кую.

Уен барышы:
Тәрбияче: Балалар, сез уйнарга яратасызмы?
Балалар: Әйе, яратабыз.
Тәрбияче: Без бүген сезгә «Хайваннар дөньясында» дигән бик кызык hәм мавыктыргыч уен уйнарга тәкъдим итәбез. Сез ризамы? 
Балалар: Әйе, без риза.
Тәрбияче: Бу уенны уйнар өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Анын өчен, мин сезгә менә бу подностан сурәтләре белән аска каратылган берәр карточка алырга тәкъдим итәм. Алыгыз, балалар. 

Тәрбияче: Камил, син нәрсә төшерелгән карточка алдың? 
Камиль: Сыер. 
Тәрбияче: Камил, сыер — йорт хайванымы, әллә кыргый хайванымы?
Камиль:Сыер — йорт хайваны.
Тәрбияче: Дөрес.
Шулай итеп тәрбияче hәрбер баладан сорап чыга.
Тәрбияче: Балалар, кемнәр кыргый хайваны төшерелгән карточканы сайлап алдылар, аларга уң якка басарга тәкъдим итәм, ә кемнәр йорт хайваны төшерелгән карточканы алдылар, аларга сул якка басарга тәкъдим итәм. Шулай итеп, балалар, без сезнең белән ике командага бүлендек. Димәк,уң якта басып торган команда — кыргый хайваннары командасы, ә сул якта басып торган команда — йорт хайваннары командасы дип атала. 
Карагыз әле балалар,сезнең алдыгызда барабаннар. Сезгә бу барабаннарны әйләндерәсе була һәм барабанның угы кайсы хайванда туктый, шул хайванга карата биремнәр үтәргә кирәк булачак. Ә нинди биремнәр икәнен белер өчен, мин сезгә рәсемнәре белән аска каралтылган эмблемалар алырга тәкъдим итәм.

Балалар эмблемаларны алалар, муеннарына асып куялар. Эмблемаларда хайваннарның шәүләсе, балалары, яраткан ризыклары, яшәгән урыннарынын сурәтләре була.
Тәрбияче hәрбер балага нинди бирем үтәчәген сөйләп бирә.

Тәрбияче: Балалар, сезгә барыгызга да аңлашылдымы, сез кирәкле биремнәрне үтәргә ризамы ? 
Балалар: Әйе, аңлашылды, без риза. 
Тәрбияче: Бик яхшы. Игьтибар, балалар, кайсы команда житезрәк, тизрәк үти биремнәрне, шул команда жиңүче булачак. Биремнәрне үтәгән саен ике команданың да мольбертына менә шундый йолдызчыклар ябыштырып куярбыз. Уенны башлыйбызмы, балалар?
Балалар: Әйе, башлыйбыз. 
Тәрбияче: Уенны башлар өчен, безгә барабанны әйләндерергә кирәк. Кайсыгызның әйләндерәсе килә.
Балалар үзара кем беренче, кем икенче, я парлап әйләндерүләрен сөйләшәләр. 
Тәрбияче: Барабанның угы кайсы хайванда тукталды, балалар?
Балалар: Аюда. 
Тәрбияче: Яхшы, димәк сезгә аюга карата төрле биремнәр үтәргә кирәк.
Музыка уйный башлауга төркем буйлап, кирәкле карточкаларны эзләргә китәбез. 
Музыка уйный, балалар биремнәрне үтиләр, музыка туктауга барабаннары яныны йөгереп киләләр.

Балалар: Балалар, барыгыз да кирәкле карточкаларны таптыгызмы, булдырдыгызмы?
Балалар: Әйе, таптык. 
Тәрбияче: Бик яхшы, мин бик шат сезнен өчен. Ә хәзер, ике команда да бер берегезгә кайсы хайванга карата, нинди биремнәр үтәгәнегезне сөйләп бирергә тәкъдим итәм. Кайсы команда беренче сөйләргә тели? 

Балалар үзара сөйләшеп, бер команда икенчесенә, үтәгән биремнәрен сөйли. Барабанда чыккан хайван кайда яши, нәрсә ашый, аның баласы ничек атала, шәүләсе нинди...
Шулай итеп уен берничә тапкыр кабатлана. 
Тәрбияче: Балалар, сезгә уен ошадымы?
Ә нәрсә күбрәк ошады?
Сез тагын уйнар идегезме бу уенны?
Сез барыгыз да булдырдыгыз, афәрин, балалар, рәхмәт сезгә. Ә кайсы команда жиңгәнен мольбетрка карап, йолдызчыкларны бергәләп санап белербез. Әйдәгез әле бергәләп саныйк. Йолдызчыклар ике команда да бертигез. Димәк, бездә бүген дуслык жиңде.


Әхмәдуллина Гөлназ Мәгьсүм кызы, Низамиева Ләлә Фердинант кызы, Биектау районы «Солнышко» балалар бакчасының I нче категория тәрбиячеләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев