Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

“Тирәккәй” дә өлкәннәр көне

Кызыклы экскурсиядән соң, өлкәннәребез бакчабызга кайтып, балалар көче белән оештырылган концерт карадылар.

 Ел саен октябрьнең беренче ун көне өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Безнең 58нче номерлы “Тирәккәй” балалар бакчасында да бакчабызда эшләп киткән хезмәткәрләребезне кунакка чакыру гадәте саклана. Быел да өлкәннәр көненә багышланган чара бик истәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Башта бакчабызның элеккеге мөдире Светлана Константиновна Бабич өлкәннәрне шәһәр тарихын искә төшерү максаты белән экскурсиягә чакырды. Ул анда ГЭС бистәсенең һәм Элеватор тавының тарихы белән таныштырды. Кызыклы экскурсиядән соң, өлкәннәребез бакчабызга кайтып, балалар көче белән оештырылган концерт карадылар. Концертны музыка җитәкчеләребез Резидә Аюпова һәм Марина  Буянцева оештырды. Балалар рус һәм татар телләрендә шигырьләр, җырлар башкардылар, көзге яфраклар, кулчатырлар белән биеделәр. Аларга өстәп, өлкән тәрбиячебез Дамирә Вәлиева авыл темасына язылган авторлык шигырен, ә шәфкать туташы Татьяна Миронова матур җыр бүләк итте. Һәрвакыт бер көлдереп, бер елатып күңелләргә үтеп керә торган шигырьләр укучы Зинаида Рахманкулованы барыбыз да  сагынган идек. Ул быел да, ялындырып тормыйча, Ирина Самарина һәм Эльдар Рязановның шигырьләрен яттан сөйләде. Концерттан соң балалар кунакларыбызга үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Соңрак өлкәннәребезне чәй табыны каршылады. Мөдиребез Наталья Викторовна Сергеева кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Өстәл ризыклардан сыгылып тора иде. Ашханә кызларыбыз пешергән ризыклар кунакларыбызга бик ошады. Сөйләшер сүзләр күп җыелган иде. Һәрберсе ниндидер истәлекле вакыйга белән бүлешергә ашыкты. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын, дип өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Ә без үз чиратыбызда аларга исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомерләр теләп калабыз.

Ильгина Гомәрова, Яр Чаллы шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев