Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Тәрбиячеләр бәйрәменә – стенгазета

Бәйрәм хөрмәтенә балалар белән стенгазета әзерләдек.

27нче сентябрьдә Россиядә искиткеч бәйрәм – тәрбиячеләр көнен билгеләп үтә.

Балалар белән без дә читтә калмадык һәм стенгазета әзерләдек.

Иҗатыбызның максаты – балаларда бәйрәм рухы тудыру, тәрбиячеләргә һәм бакча хезмәткәрләренә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү, аппликатив күнекмәләр формалаштыру. Эш өчен безгә ватман, котлау шигырләре, клей, шарлар кисү өчен шаблоннар, фломастерлар кирәк булды.

Башта төрле төстәге кәгазьләрдән кисеп шарлар ясадык. Ватман битенә матур ящик сурәте ябыштырдык, аннан шарлар "очып чыгачак". Шарларны клей белән газетаның өске өлешенә ябыштырдык.

Балалар эшләгәндә бик пөхтә булырга тырыштылар, бергә эшләргә өйрәнделәр. Шарларга шигъри котлауларыбызны яздык һәм җепләр ясадык. Безнең газетабыз һәркемнең игътибарын җәлеп итте, кәефен күтәрде.

Тәрбиячеләр көне белән!

Юсупова Ирина Владимировна,  Чаллы, 117нче "Уенчык" балалар бакчасы, физик культура буенча инструктор.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев