Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Табигать күренешләренә багышланган кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль:

1. Борынсыз чыпчык боз тишә, 2. Башы тауда, аягы диңгездә, 3. Ишегалдында таш була, өйгә керсә су була, 4. Үкерә дә, котыра, бөтен җирне тутыра, 5. Аягы юк — качадыр, канаты юк — очадыр, 6. Үзе шушында, үзе беленми; тынга беленә, күзгә күренми.

Горизонталь:

7. Ялт-йолт ялтырый, җирнең өсте калтырый, 8. Сөйләгәнне үзеңә кайтара. Ул нәрсә? 9. Бертуктамый йөзәбез, йә төшәбез кар булып, йә төшәбез яңгыр булып,10. Уты юк, төтене бар.

Нурмеева Лилия Ильяс кызы, Әгерҗе, 1нче "Золотой ключик" балалар бакчасы.


 

Җаваплары: 1. Тамчы, 2. Елга, 3. Боз, 4. Буран, 5. Төтен, 6. Һава, 7. Яшен, 8. Кайтаваз, 9. Болыт, 10. Томан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев