Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Синең куркынычсызлыгың – синең кулларда

4нче октябрь – Россия Федерациясе Гражданлык оборонасы көне.

Бүген 42 нче «Алчәчәк» балалар бакчасының 4 нче зурлар төркемендә «Синең куркынычсызлыгың – синең кулларда» дип аталган әңгәмә үтте. Әлеге әңгәмә Россия Федерациясе Гражданлык оборонасы көненә багышланып үткәрелде. Кунагыбыз булып Кашапов Аязның әтисе, Кашапов Вәсим Раязович – Тукай районы мобилизация буенча өлкән инспекторы килде. Ул балаларга кеше һәм тирә-юнь табигате өчен куркыныч ситуацияләр һәм аларда үз-үзеңне тоту алымнары турында сөйләде. Әлеге үткәрелгән чара балаларга бик ошады. Вәсим Раязовичка бик күп сорау бирделәр. Вәсим Раязовичка эшләрендә уңышлар теләп, бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Чаллы шәһәре, 42нче "Алчәчәк"балалар бакчасы, Муратова Рәзилә Гависовна, Фасхиева Гөлназ Фаридовна.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев