Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Сандугачкай турында әкият

Бервакыт Сандугакай шәһәргә килергә булган. Менә ул Чаллы шәһәренә очып килгән...

Яшәгән, ди, Сандугачкай дигән асыл кош. Ул урманда яшәгән. Анын анда бик күп урман дуслары булган! Ул дуслары белән вакытын бик күңелле уздырган. Җырларга яраткан, әкиятләр сөйләгән, уеннар уйнаган.

Барлык урман яшәүчеләре дә бик күңелле яшәгәннәр. Урманда чиста һава, бик күп матур агачлар, яшел яңа үләннәр, матур-матур чәчәкләр бар.

Бервакыт Сандугакай шәһәргә килергә булган. Менә ул Чаллы шәһәренә очып килгән. Ә Чаллы шәһәре шундый матур! Сандугачкай биек-биек өйләр, кызыклы тарихи биналар күргән. Шәһәрдә чәчәк түтәлләре, парклар бик күп!

Сандугачкай, бигрәк тә, шәһәрдә кошларны күреп бик сөенгән! Һәм ул аларның шәһәрдә ничек яшәүләре һәм ничек тукланулары белән кызыксынган.

Кошлар сандугачка шәһәрдә бик дус һәм ярдәмчел кешеләр яшәвен, үзләренең көн саен шәһәр киңлеге өстедә очулары турында сөйләгәннәр. Шәһәр бик матур, чиста һәм яшел! Паркларда, һәр йорт ишегалларында агачларга җимлекләр эленгән. Сыерчык оялары ясалган. Ә аларга кошлар өчен җим салынган. Кешеләр көн саен җимлекләргә ипи, көнбагыш, ярмалар салалар. Шулай итеп алар кошларга ярдәм итәләр.

Кошлар сандугачка шәһәрдә балалар бакчасы барлыгы турында да әйткәннәр. Балалар бакчасына акыллы, тыңлаучан балалар йөри икән. Кошларга балалар бакчасына очып килү бик ошый икән. Чөнки анда игелекле тәрбиячеләр һәм балалар бар. Алар елның һәр фасылында кошлар өчен җимлекләргә ризыклар салалар. Балалар бакчасында ел саен җимлекләр бәйгесе уздырыла Шулай итеп бакчада һәм шәһәрдә ел саен бик күп җимлекләр барлыкка килә!

Бу хәл Сандугачкайка бик ошаган. Ул да берәр балалар бакчасына барырга булган. Ул очып килгәндә балалар уйныйлар, йөгерәләр, комнан нәрсәдер әвәлиләр икән. Сандугакай ризыклы җимлекләрне күргәч бик шатланган!

Сандугачкай бик тәмле итеп сыйланган. Ул балалар янына очып килгән дә, бик матур итеп сайрап җибәргән. Аның матур итеп сайравын, тәрбиячеләр һәм балалар рәхәтләнеп тыңлаганнар. Сандугач үзенең моңлы тавыш белән бөтен кешене шаккаттырган. Аның моңлы тавышы әйләнә-тирәдәге кешеләрнең йөрәгенә үтеп кергән. Балалар сандугачка рәхмәт белдергәннәр.

Сандугачкай кире урманга кайтырга, үзенең шәһәрдәге сәяхәте, күргән яхшы кешеләр турында дусларына кайтып сөйләргә булган.

Ә кешеләр шундый моңлы тавышлы Сандугачкай хөрмәтенә 35нче балалар бакчасын «Сандугакай» дип атарга булганнар. Менә шул көннән бирле безнең 35нче бакчабыз «Сандугачкай» дип атала.

Чаллы шәһәрнең «Сандугачкай» 35 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы», Мусина Люция Абдулла кызы, өлкән тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев