Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Сак йөрегез юлларда!

Чаллының 128нче “Шаян” балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторы Ләйсән Минневакил кызы белән очрашу булып узды.

Әгәр һәрвакыт үтәсәң
Юл йөрү кагыйдәсен.
Аяк-кулың төзек булыр
Шуны нык белеп тор син!
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы максаттан 30нчы сентябрь көнне безнең 128нче “Шаян” балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторы Ләйсән Минневакил кызы белән очрашу булып узды. Инспектор балаларга юлда хәвеф-хәтәрсез йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде. 
Балалар чара барышында үз-үзләрен юлда ничек тотарга, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге, велосипедта дөрес йөрү турында игътибар белән тыңладылар, барлык сорауларга актив җавап бирделәр, әзерләгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләре турында җыр да башкардылар. Чарага, кунак буларак, Светофор да килгән иде. Ул, балаларны ике командага бүлеп, табышмакларга җавап эзләтте, “Нәрсә артык?”, “Светофор сигналлары”, “Киртәне әйләнеп уз” кебек хәрәкәтле уеннар оештырды.
Чара ахырында Светофор, ЮХИДИ хезмәткәре, балалар бакчасы җитәкчелеге һәм тәрбиячеләр балаларга, уңышлар теләп, юлда үз-үзләрен сакларга һәм бик игътибарлы булырга киңәш иттеләр.

Хафизова Зәнирә Гинар кызы, Шәрифуллина Гөлназ Рамил кызы, Яр Чаллының 128 нче “Шаян” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев