Милли остаханә
Чаллының 121 нче «Сабантуй» бакчасында Әниләр көненә багышланган чаралар атна буе дәвам итте.
Бүләкләр әзерләнде, җырлар, шигырьләр өйрәнелде, төркемнәр матур итеп бизәлде. 3-4 яшьлек сабыйларны үз кочагына алган төркемебездә бу бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башладык. Тәрбиячеләр белән үзара киңәшеп, милли осталык дәресе оештырырга булдык. Әти-әниләр дә безнең фикерне хуплады. Төсле матур җепләрдән милли ризыклар да бәйләп алып килде алар.
Осталык дәресен татар халкының милли үзенчәлекләренә багышладык. Миллилек төсмере киемнәрдә дә чагылды. Эшлекле кыяфәт белән алъяпкыч, яулыклар бәйләп, җиң сызганып эшкә керештек. Остаханәбездә милли моңнар яңгырап торды. Кемдер фотога төшерде, кемдер ризыкларны матур итеп бөрмәләп бизәкләү серләре белән уртаклашты. Милли ризыклар әзерләп «Туган як» почмагын баеттык, сюжетлы-рольле уеннар өчен атрибутлар итеп кулланып, рухи тәрбия бирү мөмкинлеге дә артты. Әниләребезгә бүләкләкләрне тапшырып, җылы мохиттә аралашу барыбызга да күңелле һәм файдалы булды.
Чаллының 121нче «Сабантуй» балалар бакчасы тәрбиячеләре Әхмәтҗанова Чулпан Сәитбурхан кызы, Сәхәбетдинова Гөлнара Рәшит кызы һәм Әүһәдиева Гөлия Равил кызы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев