Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Пицца көне үткәрдек

9нчы февраль — Бөтендөнья пицца көне.

9нчы февраль — Бөтендөнья пицца көне. Белүебезчә, пиццаның Ватаны — Италиянең Неаполь шәһәре. Башка илләргә күченгән итальяннар әлеге ризыкны төрле илләргә тарата. СССРда беренче пиццерия 1990 елда барлыкка килгән. Шул вакыттан бирле итальяннар ризыгын без дә авыз итә алабыз.

Әлеге датаны без, Чаллы шәһәрендәге 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасының 2нче уртанчылар төркеме, читтә калдырмадык. Төсле кәгазьдән үзебез яраткан пицца ясадык. Инглиз теле төркеме булганлыктан, ризыклар темасына кагылышлы инглизчә сүзләр дә актуаль иде. Балалар белән темага кагылышлы ризыкларның атамаларын искә төшердек, яңаларын өйрәндек: помидор, кыяр, колбаса, зәйтүн җимеше, гөмбә — балалар әлеге сүзләрне тиз отып алды. Пиццаның Ватаны Италия икәнен дә өйрәнделәр. 

Белүебезчә, яңа сүзләр уен формасында тизрәк истә кала. Мин, тәрбияче буларак, сүзләр өйрәнгәндә уен формасын гел кулланам. Балаларга әлеге формадагы уеннар бик ошый.

Фәйзрахманова Сөмбел Марат кызы, .Чаллы шәһәре 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев