Өйдә үзең генә калганда...
Балаларның өйдәге куркынычсызлыгы.
Хәзерге ата-аналар күп вакыт эш белән мәшгуль һәм кызганычка каршы, баларның иминлеге турында уйларга вакытлары аз кала. Шуңа да карамастан, балаларның урамда гына түгел, үз өйләрендә дә куркынычсызлыгын кайгыртырга кирәген онытмаска кирәк. Кайчак, караусыз калгач, балалар гамьсез генә кранны ачык калдырырга, үтүкне кабызырга, өстәлдә калган даруны татып карарга, күпкатлы йортның ачык тәрәзәсеннән төшеп китәргә мөмкиннәр.
Балалар өчен потенциаль куркыныч чыганаклары:
Балаларга кулланырга катгый тыела торган предметлар:
- шырпы;
- электр һәм газ плитәләре;
- электр розеткалары;
- кабызылган электр приборлары.
Балаларны кулланырга өйрәтергә кирәк булган предметлар (яшенә карап).
- энә;
- кайчы;
- пычак.
Балаларның буе җитми торган урыннарда сакланырга тиешле предметлар:
- көнкүреш химиясе;
- дару;
- спиртлы эчемлекләр;
- тәмәке;
- азык кислоталары;
- чәнчи-кадый торган очлы инструментлар.
Бала истә калдырырга тиеш:
- Ванна бүлмәсендә яки кухняда суны ачканда, беренче булып салкын сулы кранны ачарга кирәк, аннары акрынлап кайнар су өстәрга.
- Кулларың юеш булганда, электр приборына (кер юу машинасы, чәйнек, фен һ.б.) беркайчан да кагылырга ярамый, чөнки су – электрны яхшы үткәргәнлектән ток сугарга мөмкин.
- Кабызылган телевизор яки компьютер экраннарына кагылырга ярамый. Экранда статик электр заряды тупланырга һәм ток сугарга мөмкин.
Балалар өйдә үзләре генә калганда:
- Аның белән профилактик әңгәмә үткәрегез, әйләнә-тирәдәге кайсы предметларның зыян китерергә мөмкин булуын, нинди приборлардан файдалану катгый тыелганлыгын аңлатыгыз.
- Тәрәзәләрне һәм балконга чыгу юлларын ябыгыз, кирәк булганда форточкаларны ачык калдырырга мөмкин.
- Торбадагы газ вентелен ябыгыз.
- Плитәдә кәстрүлләр һәм кайнар сулы чәйнекләр калдырмагыз.
- Шырпылар, очлы һәм тиз кабынучан предметларны кул астында тотмагыз.
- Даруларны һәм медицина препаратларын (таблеткалар, растворлар, мазьлар), савыт-саба юу һәм бүлмәләрне җыештыру чараларын буй җитмәслек урында саклагыз.
Сарварова Резеда Мөнзиловна, Тукай районы «Ләйсән» балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев