Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Өчпочмак әкияте (сценарий)

Балалар бакчасы өчен сценарий. Төп герой – өчпочмак.

Автор: Яшәгән ди әби белән бабай. Алар бик тату яшәгәннәр.

Беркөнне бабай әбигә карап болай дигән:
Бабай: Әби-әби, кил монда!
Әби: Киләм, бабай, киләм! Нәрсә кирәк?
Бабай: Ашыйсы килә. Өчпочмак ашыйсы килә. 
Әби: Бәрәңге бар, ит бар, он кирәк.
Бабай: Әйдә, әби, табабыз.
Автор: Канатларын алып әби белән бабай идәннәрдән, савытлардан җыя-җыя ике уч он җыеп килгәннәр. Әйбәт итеп камыр басырга тотынганнар. Әвәләп ризыкны мичкә куйганнар. 
/РИЗЫК БИК ТӘМЛЕ БУЛЫП ПЕШЕП ҖИТКӘН./
Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!
Балалар: Исәнмесез, Хәерле көн! Син Колобокмы?
Өчпочмак: Юк, мин – Өчпочмак. Мин матур, мин тәмле, мин әйбәт өчпочмак. 
Автор: Өчпочмак исен сизеп, куян сикереп килеп җиткән.
Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!
Куян: Исәнмесез, Хәерле көн!
Өчпочмак: Син кем?
Куян: Мин – Куян. Мин куркак – Куян. Ә син кем?
Өчпочмак: Мин – Өчпочмак. Мин матур, мин тәмле, мин әйбәт өчпочмак
Куян: Өчпочмак... Өчпочмак мин яратам. Мин сине ашыйм.
Өчпочмак: ЮК...
Автор: Тәмле исләрне сизеп, бүре дә килеп җиткән.
Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!
Бүре: Исәнмесез, Хәерле көн!
Өчпочмак: Син кем?
Бүре: Мин – бүре. Мин зур, көчле бүре. Ә син кем?
Өчпочмак: Ә мин өчпочмак. Мин матур, мин тәмле, мин әйбәт өчпочмак.
Бүре: (иснәп карый) Ә син, өчпочмак, тәмлеме?
Өчпочмак: ӘЙЕ.
Бүре: Мин сине ашыйм. 
Өчпочмак: ЮК.
Автор: Аю да тәмле исне сизеп алган. Аю килә-килә арып беткән.
Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!
Аю: Исәнмесез, Хәерле көн!
Өчпочмак: Син кем?
Аю: Мин аю. Мин әйбәт аю. Син кем?
Өчпочмак: : Ә мин өчпочмак. Мин матур, мин тәмле, мин әйбәт өчпочмак.
Аю: Өчпочмак. Мин өчпочмак яратам. Мин сине ашыйм.  
Өчпочмак: ЮК.
Автор: Хәйләкәр Төлке дә артта калмаган, ул да килеп җиткән.
Өчпочмак: Исәнмесез, Хәерле көн!
Төлке: Исәнмесез, Хәерле көн!
Өчпочмак: Син кем?
Төлке: Мин төлке. Мин матур төлке. Ә, син кем?
Өчпочмак: : Ә мин өчпочмак. Мин матур, мин тәмле, мин әйбәт өчпочмак.
Төлке: Өчпочмак, мин өчпочмак яратам. Кил монда, матур өчпочмак.
Өчпочмак: ЮК.
Төлке: Кил монда, тәмле өчпочмак.
Өчпочмак: ЮК, ЮК, Юк, Юк.
Төлке: Кил монда, әйбәт өчпочмак. Ашыйм. ТОТТЫМ.
(Балалар чыгып басалар , «ӘКИЯТ БЕТТЕ» башларын ияләр.)

Чаллы шәһәренең «Каен җиләге» 46нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының балаларга ана теле өйрәтүче тәрбиячесе Хафизова Гөлназ Нәкыйп кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев