Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Имин булсын балаларның юллары

Баланы урамнарда һәм юлларда тәртип кагыйдәләренә мөмкин кадәр иртәрәк өйрәтү мөһим.

Баланың әйләнә-тирә мохите гаилә, балалар бакчасы гына түгел, ә балалар мәйданчыгы, ишегалды һәм, әлбәттә, урам. Ул баланың игътибарын үзенә җәлеп итә. Чыннан да, урамда бик күп тиз хәрәкәт итүче, якты, төрле машиналар; автомобильләр, автобуслар, мотоцикллар, биналар, кешеләр һ.б. күп.

Урам балалар өчен бик кызык. Ә анда бәла-каза да булырга мөмкин, ул рәсми телдә "юл-транспорт һәлакәте" дип атала. 

Бу юл хәрәкәте кагыйдәләренең элементар нигезләрен белмәүдән, өлкәннәрнең юл кырыенда балаларның үз-үзләрен тотышына битараф булуыннан килеп чыга.

Әгәр дә олылар баланы урамда яки ишегалдында караусыз калдырмасалар, юлларда аварияләр азрак булачак. Баланың урамда үз-үзен тотышы турында белемнәре сәламәтлеген һәм тормышын саклап калачак.

Баланы урамнарда һәм юлларда тәртип кагыйдәләренә мөмкин кадәр иртәрәк өйрәтү мөһим. Чөнки балачакта алган белемнәр иң ныклы; бала үзләштергән кагыйдәләр соңыннан тәртип нормасына әверелә, ә аларны үтәү — ихтыяҗга әверелә.

Нәкъ шул яшьтә бала тышта хәрәкәт һәм тәртип кагыйдәләре турында беренче мәгълүмат алырга тиеш. Ул урам хәрәкәтенең куркынычлыгын аңларга тиеш, әмма шул ук вакытта урамнан курыкмаска тиеш, чөнки куркыныч вакытында каушамау бик мөһим.

Балалар бакчасының тәрбияи роле зур. Монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар светофор һәм көйләүче сигналлар, юл билгеләренең мәгънәсе белән танышалар һәм урам һәм юл законнарын истә калдыралар.

Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре, урамда үз-үзеңне тоту культурасы белән таныштырганда, шуны истә тотарга кирәк: бу эш игътибарлылык, үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык, үз гамәлләреңә ышаныч кебек сыйфатларны формалаштыруны күздә тота.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, урамда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү бөтен тәрбия-белем бирү процессы комплексында программа таләпләрен тормышка ашыруга ярашлы рәвештә үткәрелергә тиеш, балаларны артык мәгълүмат белән йөкләүгә юл куймаска һәм балаларның сәламәтлек торышын һәм кәефен исәпкә алырга кирәк.

Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәткәндә, барлык мөмкин булган эш формаларын һәм ысулларын куллану зарур. Бу әңгәмәләр, ситуацияләр турында фикер алышу, күзәтүләр, экскурсияләр, шигырьләрне ятлау, нәфис әдәбият уку һ.б. бу эшне психолог — тәрбияче — ата-ана – бала бергәләп башкарырга тиеш.

Урамда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен тәрбияләү эше бер тапкыр кулланыла торган акция булырга тиеш түгел. Аны планлы, системалы рәвештә, даими рәвештә үткәрергә кирәк. 

Кадерле тәрбиячеләр, юлларда сак булыйк, балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруга мөһим карыйк, әти-әниләр белән дә тиешенчә эшләрне алып барыйк.

Гобәйдуллина Гөлнара Мансур кызы, Казан шәһәре, Совет районы, 67нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев