Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Нәүрүз – Яңа елны каршылау бәйрәме

Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме күп еллардан бирле үткәрелеп килә

Нәүрүз — язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме — игелек, дуслык бәйрәме. Бу матур язгы бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар. Бәйрәмнең хуҗасы — Нәүрүзбикә. Нәүрүз мөбәрәк булсын! Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Көнчыгыш календаре буенча бу — Яңа елны каршылау бәйрәме.

Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме күп еллардан бирле үткәрелеп килә. Ул безнең бакчабызның традицион бәйрәменә әйләнде. Аны өлкәннәрд ә, балалар да сагынып көтеп алабыз.

21нче март көнне бакчада эшләүче апалар, балаларны тәмле-татлы күчтәнәчләр белән сыйлыйлар. Ә балалар төркемнәргә йөреп, Нәүрүз такмакларын әйтеп, бәйрәм белән котлыйлар, бер-берсенә матур теләкләр әйтешәләр. Күчтәнәчләр җыелып беткәч, бәйрәмнең икенче өлеше башлана.

Балалар Кыш бабай белән Нәүрүзбикәне каршы алалар. Аларны төрле ярышларда сынап карыйлар. Бергәләп халкыбызның җырлы-биюле, түгәрәк уеннарын уйнап күңел ачалар. Үзләре җыйган күчтәнәчләр белән чәй эчеп, бәйрәмне тәмамлыйлар. Бәйрәмнәребез даими үткәрелеп торганда, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары онытылмас, буыннан-буынга күчеп барыр дигән теләктә калабыз.

Балык бистәсе районы Олы Елга «Умырзая» балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячеләре Галиуллина Мәүлия Корбангали кызы, Насибуллина Миләүшә Рәүф кызы, Сибгатова Рушания Зыятдин кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев