Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Нәни волонтерлар

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелгән шөгыль конспекты.

Максат: балаларбелән тере һәм тере булмаган табигать күренешләрен
күзәтеп, алар арасында үзара бәйләнеш турында нәтиҗә чыгару.

Үстерү бурычы:балаларның логик фикерләү сәләтләрен,
күзаллауларын, сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балалар белгән табигать күренешләрен күзәтеп,
алар арасында үзара бәйләнеш турында нәтиҗә чыгару.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирүөлкәләре:сөйләм үсеше,социаль-
коммуникатив үсеш.

Җиһазлау: глобус, билетлар, уен «Җавабын тап»,
презентация,тәҗрибә үткәрергә кирәкле материаллар, диңгез тавышы һәм
кошлар тавышы.

Сүзлек өстендә эш: волонтер, кок, глобус.
Алдан үткәрелгән эшләр:рәсемнәр карау, шигырьләр
уку,табышмаклар чишү.
Эшчәнлекнең структурасы
I. Кереш өлеш.
Сәяхәткә чакыру(сюрприз моменты).
II. Төп өлеш.
1. Глобус белән таныштыру.
2. Утрауга кызыл флаг тора, нәрсәне аңлата?
3.Юлга кузгалу.
4.Табышмакларга җавап эзләү.
5.Презентация карау.
6.Тәрбияче белән бердәм эшчәнлек.
7. Мөстәкыйль эшчәнлек.
III. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
I. Кереш өлеш
Тәрбияче: Исәнмесез! Хәерле көн! Балалар, без бүген волонтерлар.
Кемнәр ул волонтерлар?
— Ярдәм итүчеләр (балалар җавабы).
Тәрбияче: Бик яхшы фикерләр, мин килешәм. Ә сез килешәсезме?(балалар
җавабы).
Тәрбияче:Балалар, сез ял итәргә яратасызмы?
— Әйе, без ял итәргә яратабыз (балалар җавабы).
Тәрбияче: Ә сәяхәт итәргә?
— Әйе (балалар җавабы).
Тәрбияче: Сез нинди транспорт белән сәяхәт итәргә теләр идегез?
(Балалар санап китәләр).
Тәрбияче: Бик күп фикерләр булды. Мин сезнең белән килешәм.
Тәрбияче: Мин сезне бүген диңгез буенча корабль белән сәяхәт итәргә
чакырам. Сез ризамы?
-Риза (балалар җавабы).
II. Төп өлеш
Тәрбияче:Балалар, карагыз әле бу нәрсә?
— Бу глобус(балалар җавабы).
— Нәрсә соң ул глобус?
— Глобус, кечрәйтелгән җир шарының макеты (балалар җавабы).
Тәрбияче:Балалар, менә бу утрауда кызыл флаг тора. Сез ничек уйлыйсыз
ни өчен кызыл флаг куелган?
— Кисәтүне. Юлларда кисәтүче билгеләр кызыл төс белән билгеләнә
(балалар җавабы).
Тәрбияче: Мин сезнең белән килешәм. Бу утрауга ни булды икән?
(Балалар җаваплары).
Тәрбияче: Әйдәгез без сезнең белән шушы утрауга барыйк, баргач күрербез
анда ни булганың. Сез ризамы?
-Әйе (балалар җавабы).
Тәрбияче: Балалар, юлга кузгалганчы искә төшереп китик әле,корабльдә
нинди һөнәр ияләре була? Өстәлдә картиналар бар, һәрберегез бер картина
алыгыз һәм үзегезнең нинди һөнәр сайлаганыгызны әйтегез.
— Мин капитан-корабльне алып барам, мин табиб-кешеләрне дәвалыйм,
мин пешекче-корабльдәге кешеләрне тукландыручы (балалар җавабы).
Тәрбияче: Калганнарыбыз моряклар. Әйдәгез башта кулларны тотышып
бер-беребезнең җылысын тойыйк. Без сезнең белән хәзер бер команда.
«Иң көчлеләр, иң җитезләр, иң булганнар» (бергә әйтәбез) Бу сыйфатлар
безгә сәяхәттә бик кирәк булачак.
Тәрбияче: Әйдәгез миңа корабльне төзергә ярдәм итегез(балалар белән зур
фигуралардан корабль төзибез).
Тәрбияче:Корабль әзер. (Гудок тавышы ишетелә) Сәяхәтебез күңеллерәк
булсын өчен табышмакларга җавап табуны дәвам итәбез. Сез әйткән җавап
экранда кайда урнашканын әйтәбез «Өстә», «Аста», «Унда», «Сулда»,
«Уртада» икәнлекләрен әйтәбез. (Ул кая урнашкан?-уртада).
Табышмаклар:
Нәни коры җир кисәге
Ул бик зур да була ала
Анын әйләнә тирәсен
Зур сулар чолгап ала. (Утрау.)
Диңгез буйлап ерактан
Йөзеп килгән корабны
Шуңа карап күрә алам
Я, кем белә җавапны.(Бинокль).
Тиз-тиз йөзә уйнаклап
Бик дус ул кеше белән.
Йөзгечләре булса да
Ул балык түгел менә.
Нәрсә икәнең белеп
Җавап бирче тиз генә.(Дельфин).
Җилләр алып китмәсен дип
Диңгездәге корабны.
Һәрчак саклап мин торам.
Зур чылбырга бәйләнгән
Кайчак төптә дә ятам.(Якорь).
Корабльнең руле.(Штурвал.)
Тәрбияче: Рәхмәт.Барлык табышмакларга җавап таптык.Менә без утрауга
килеп тә җиттек.
3 слайд: Утрауда күп чүпләр (өч капчык).
Тәрбияче: Балалар, утрауда нәрсәләр күрәсез?
— Пакетлар, аяк киемнәре, пластик бутылка,консерва савытлары,
кәгазь(балалар җавабы).
Тәрбияче: Без нишли алабыз? Утрауны кемнәр пычраткан? (Пиратлар).
— Чүпләрне җыештырабыз , чишмәгә агарга ярдәм итәбез (балалар
җавабы).
Тәрбияче: Мин сезнең белән килешәм, утрауда тәртип урнаштырырга
кирәк.
Балалар, smart тактада эшлибез. Ике пакет бар. Яңадан эшкәртеп була
торган чүпләрне зәңгәр пакетка, ташлый торганнарын кызыл пакетка
җыябыз.
Тәрбияче: Сез хәзер нәрсә әйтә аласыз?
— Утрауда чисталык урнашты, матурланды (балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйе, әмма утрауда бөтен эштә бетмәде. Мин кувшинга
чишмәдән су алдым, ул нинди?
— Пычрак (балалар җавабы).
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, бу суны чистарта алабызмы?(Балалар
җавабы).
Тәрбияче: Су чиста булсын өчен нишләргә кирәк?
-Фильтр аша чистартырга кирәк (балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйе, сез дөрес әйттегез, суны фильтр ярдәмендә чистартып була.
Сез ничек уйлыйсыз, табигатьтә су чистартыламы?
— Су ком, чуер ташлар аша чистартылып чыга (балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп карыйк.Минем тактада су чистарту
фильтрының схемасы бар.(Балалар белән саныйбыз: марля, мамык, күмер,
чуер таш, ком).
Тәрбияче: Хәзер мин сезне лабороториягә чакырам.Балалар, лаборотория
ул анализлар ясый торган җир,миңа тагын бер кат су чистартуның
элементларын әйтегез ( бөтен элементлар булган өстәл янына барабыз
һәм бутылкада су фильтыры ясыйбыз, пычрак суны агызып чистартып
чыгарабыз. 1-мамык,2-марля,3-чуер таш, 4-ком, 5-пычрак су).
Тәрбияче: Ә бу суны эчәргә ярыймы? (балалар җавабы).
Тәрбияче: Дөрес бу суны эчәргә ярамый? Эчә торган суны аерым су
чистарткычлары аша уздыралар. Ә бу суны чәчәкләргә, агачларга,
үләннәргә сибәргә ярый(сибәм).
Тәрбияче: Миңа тавышлар ишетелә(кошлар, чишмә чылтравы, экранда
табигать җанлана). Балалар, ни өчен кошлар утрауга кайттылар?
— Без утрауны җыештырдык, чишмәгә булыштык, суны чистарттык
(балалар җавабы).
Тәрбияче: Кошларга, үләннәргә, хайваннарга нинди табигать шартлары
тудырырга кирәк?
— Аларга яктылык, җылылык, ашау һәм су кирәк (балалар җавабы).
Тәрбияче: Бу утрауда ул шартлар бармы?
-Әйе (балалар җавабы).
Тәрбияче: Димәк без табигатькә ярдәм иттек. Әйдәгез халатларны салыйк,
безгә кире кайтырга вакыт (пароход тавышы).
Каробльгә утырыйк, юлга кузгалыйк (утыралар сөйләшеп кайтабыз).
Тәрбияче: Әйдәгез миңа ниләр күргәнезне сөйләгез.
-Без сәяхәткә бардык.
-Юлга кирәк әйберләрне алдык.
-Утрауны җыештырдык.
-Чишмәгә ярдәм иттек.
-Утрауны кошлар, хайваннар калдырып киткәннәр иде (балалар җавабы).
Тәрбияче: Без нишләдек?
— Без чүпләрне җыйдык, чишмәгә булыштык. Фильтр ясарга, су
чистартырга өйрәндек. Хәзер утрауны берни борчымый (балалар җавабы).
III. Йомгаклау
Тәрбияче: Әфәрин! Менә без бакчага кайтып җиттек. Сез үзегезне чын
волонтерлар итеп күрсәттегез. (Глобус күрсәтү). Балалар, глобуска
карыйк, без хәзер кызыл флагны алабызмы утраудан?
— Әйе, чөнки анда хәзер бар да яхшы(балалар җавабы).
Тәрбияче: Берәр җирдә ярдәм кирәк булса, мин сезне тагын чакырам.
Рәхмәт сезгә.
-Балалар, су чистарту юлларын кемгә сөйләр идегез?
-Без нинди яхшы эш эшләдек?


Валеева Гөлнур Рифгатовна, Әлки районы Базарлы Матак авылы "Теремок" балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев