Могҗизалы диңгез дөньясы
Зурлар төркемендә традицион булмаган алымнар кулланып рәсемләү эшчәнлеге.
Максат: Балаларда рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту, сынлы сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
— традицион булмаган техника белән рәсем ясау буенча балаларның белемнәрен ныгыту;
— диңгез хайваннарына, балыкларга карата миһербанлы, сакчыл караш тәрбияләү;
— Аларның образларын традицион булмаган техника белән сурәтләү.
— График белемнәрне, кул чуклары моторикасын үстерү.
Җиһазлау: аш тозы, йомырка, сулы савыт,кәгазь битләре, гуашь, пумала, салфеткалар, проектор.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар!
Сезнең һәммәгезгә күтәренке кәеф телим. Бер-беребезгә елмаю бүләк итеп танышып үтик. Мин Рәмилә Әмирҗановна булам.(елмаюны кулдан кулга тапшырып һәр бала үзе белән таныштырып чыга).
Тәрбияче: Балалар,бүген иртән минем кәрәзле телефоныма СМС хәбәр килде. Аватаркасында менә шундый рәсем тора. Сез бу кошны таныйсызмы? (Акчарлак)
– Ул безне үзе белән сәяхәткә чакыра. Ә кайда сәяхәткә чакырганымны табышмакның җавабын тапсагыз белерсез дигән.
Табышмак:
Иксез-чиксез су дәрьясы
Ә суы була тозлы.
Агы да бар, Карасы да,
Биек-биек дулкынлы.(Диңгез)
Тәрбияче: Балалар,акчарлак безне кая чакыра икән?(диңгезгә)
Шулай итеп, без сезнең белән могҗизалы диңгез дөньясына сәяхәткә кузгалабыз. Ә диңгезгә нинди транспорт белән барырбыз микән?(Корабль)
Ә диңгез төбенә нәрсә белән төшәргә мөмкин (су асты көймәсе)
(Проекторда диңгез күренеше, диңгез шавы ишетелә)
Тәрбияче: Балалар, сурәткә карагыз һәм миңа әйтегез әле, рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?(Рәсемдә диңгез сурәтләнгән)
– Диңгез нинди?(Диңгез зур, тирән, көчле,зәңгәр төстә)
— Бәлки берәрегезнең диңгездә булганы бардыр. Диңгез суының тәме нинди микән? (Диңгез суы тозлы була)
— Диңгезгә барган кешеләр диңгездә йөзәргә өйрәнүе җиңелрәк диләр. Ни өчен шулай икәнен беләсезме?(Юк, белмибез)
Диңгез суы тозлы булган өчен безне өскә таба этә, батарга ирек бирми икән.Әйдәгез шуны тәҗрибә аша тикшереп карыйк.
Тәҗрибә: «Диңгез эффекты»
Тәрбияче: (балаларны үз янына чакыра) Безгә вак тоз, чиста су салынган үтәкүренмәле савыт, чи йомырка кирәк.
Чиста су салынган савытка чи йомырканы сак кына төшерәбез.
– Йомырка чиста суда нишләде?(Чиста суда йомырка батты)
–Йомырканы судан алабыз, суга 10 калак тоз салабыз, эреп беткәнче болгатабыз. Йомырканы яңадан салып карыйбыз. Ул нишләде?(Йомырка өскә калкып чыкты)
— Без тәҗрибәдән тозлы су турында нәрсә белдек? (Тозлы диңгез суында йөзәргә өйрәнүе җайлы, тозлы су безне өстә тота, предметларны өскә этә)
Тәрбияче: Ә хәзер без үзебезнең су асты көймәсенә утырып су төбенә төшәбез.
(Экранда диңгез хайваннары сурәтләре)
– Балалар, диңгез төбендә нәрсәләр яши?
Балалар:
– Балыклар яши (Әйе, балалар, төрле төстәге матур балыклар яши)
— Диңгез атлары яши (җитез диңгез атлары)
— Медузалар яши (кызыклы медузалар яши)
— Диңгез йолдызлары ( могҗизалы диңгез йолдызлары)
— Дельфиннар яши (сөйкемле дельфиннар яши)
— Акулалар яши (куркыныч акулалар яши)
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, диңгез төбендә ял итеп алыйк.
Физминут:
Диңгез төбенә чумдык,
Балыклар кебек йөздек.
Җитез диңгез атларын,
Зур кит балыгы күрдек.
Медузалар йөзәләр,
Сигезаяклар киләләр.
Менә ничек матур итеп
Дельфиннар сикерәләр.
Тәрбияче: Мин сезгә бер кызыклы хәл турында сөйлим әле. Диңгез төбендә үзенең әти-әнисе белән Дорри исеме кечкенә балык яшәгән. (Экранда балык). Ул һәрвакыт әти-әнисе янәшәсендә йөзгән. Үскән саен аны зур диңгез киңлекләре ныграк кызыктырган. Көннәрдән бер көнне дуслары белән диңгездә йөзгәндә аларның каршысына усал акула балыгы йөзеп килеп чыккан. Балыклар куркышып кайсы кая таралышкан. Дорри да таш астына кереп качкан. Куркыныч бетеп йөзеп чыкса, дуслары юк икән. Балалар, Доррига дусларын табарга ничек булышыйк икән? (Җаваплар)
— Безнең каршыбызда буяулар, алар ярдәмендә без ничек булыша алабыз? (балык рәсемнәре ясап)
— Әйдәгез алайса бергәләп балыкның дусларын табыйк.
Тәрбияче: Мин сезгә гадәти булмаган ысул белән балык рәсеме ясарга тәкъдим итәм.Сезне өстәлләр янына чакырам.
— Сезнең алдыгызда куыклы пленка шаблоннар. Аларны гуашь белән буйыйбыз һәм альбом битенә басабыз, пөхтә итеп пленканы тәлинкәгә алып куябыз, кулларны салфетка белән сөртәбез. Балыкның койрыгын менә бу өлешкә өчпочмак формасында киселгән бәрәңге белән басабыз. Мамык таякчык ярдәмендә балыкка күз ясыйбыз. Бөкеләр (пробкалар) белән һава куыклары ясыйк.
Балалар музыка астында эшли.
— Балалар, нинди искиткеч матур балыклар килеп чыкты. Тыңлагыз әле, Дорри сезгә нидер әйтә: «Балалар, сез миңа дусларымны табарга булыштыгыз. Сез чын ярдәмчеләр икәнсез! Бик зур рәхмәт сезгә!»
— Балалар, әйдәгез матур итеп тезеп рәсемнәребездән күргәзмә ясыйк.
(Балалар рәсемнәрен алга тезеп куялар)
Йомгаклау:
— Балалар, сез бүген нинди яхшылык эшләдегез?(Доррига дусларын табарга булыштык)
— Бүгенге эшчәнлектә сезгә аеруча нәрсә ошады?
— Гадәти булмаган ысул белән рәсем ясавыбыз турында кемнәргә сөйләрсез?
Тәрбияче: сезгә Дорри күчтәнәч калдырды.
– Балалар, сез бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, балалар. Сез афәрин!
Сарман районы "Гомуми үсеш төрендәге 4нче "Сандугач" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Беренече категорияле тәрбияче Гайфуллина Рамилә Әмирҗановна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев