Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү активлыгын тикшеренү эшчәнлеге аша үстерү

Мәктәпкәчә яшьтәге чор — баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.

Мәктәпкәчә яшь ул — баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә-юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә, анда әйләнә-тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор — баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.

 «Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә», — дип язган галим-педагог Д. Б. Эльконин.

Ата-аналарга мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балаларда ничек уку мотивациясен формалаштырырга? Тәрбиячеләр һәм ата-аналарда еш кына шундый сорау туа, бала булдыра, ләкин укырга теләге юк. Мондый очракларда уку мотивациясенең җитешмәве турында әйтәләр. Моның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин, тик иң киң таралганы — баланың танып белү активлыгы түбән булу, хата ясыйм дип һәм уңышсызлыкка очрармын дип куркуы.

Ата-аналар берничә киңәшне кулланып, үзләренең һәм балаларның тормышларын күпкә җиңеләйтә алалар.

Тикшеренү һәм эзләп табу эшчәнлеге шартларын булдыру бик мөһим. Монда энциклопедияләр, белешмәлекләр, кечкенә лабораторияләр, микроскоп, телескоп, гади лупа ярдәм итәр. Бала белән бергә күзәтүләр һәм экспериментлар үткәрү бик яхшы чара булып тора. Менә мәсәлән, тартмага төрле үсемлек орлыкларын утыртып, көн саен аларның ничек үсүен, ничек яфраклар барлыкка килүен, су сибү һәм тукландыруның ничек тәэсир итүен күзәтергә була. Мондый күзәтүләр барышында бала белән үсемлеккә нигә яфраклар кирәк кебек һ.б. темаларга сөйләшүләр алып бару кулай. Барысы да сезнең фантазиягә бәйле.

Күбәләкләрнең курчактан үсү циклын күзәтү дә бик кызыклы вариант. Астрономик күзәтүләр алып бару, айның үзгәреш фазаларын карау. Йорт һәм кыргый хайваннарның үсешен һәм гадәтләрен күзәтү (өйдә, урамда, йөргәндә, дачада, зоопаркта, циркта). Истә тотарга кирәк булган иң төп шартларның берсе – сайлап алынган эшчәнлек тәрбияче яки әти-әнигә дә, балага да кызыклы булырга тиеш. Моннан тыш бу күзәтү максатчан, планлаштырылган, күзаллаулы һәм гипотезаларны тикшерү, көндәлек алып бару, нәтиҗәләрне анализлау һәм йомгак ясауга нигезләнгән булырга тиеш. Боларның барысы да тикшеренү дәрәҗәсен үстерә.

Балаларны төрле өлкәдәге уйлап табу һәм тикшеренү эшченлекләре белән таныштыру да кирәк. Бергәләп фәнни популяр фильмнар һәм программалар карагач фикер алышыру, күргәзмәләргә, фәнни һәм техник музейларга бару. Фәнни фантастика уку, баланың фикерен сорап һәм фантазиясен үстерү өчен чишелмәгән фәнни проблемалар буенча уйлашырга кирәк.

Балалар белән танып белү уеннары, уйлау дәрәҗәсен үстерү уеннарын да тәкъдим итәсе килә: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» табындагы уеннар уйнарга да онытмыйк, ребуслар чишү дә файдалы. Күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итүче проблемалы ситуацияләр тудырырга мөмкин. Мәсәлән, уку процессын тизләтү өчен фея яки Карлсон белән язышу үткәрергә; игътибарлылыкны арттыруга — Шерлок Холмс кебек хатны яшерен итәргә; кечкенә сеңлесе өчен төрле комикслар ясарга һәм язарга мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кызыксындырырлык тагын берничә идея: план буенча хәзинә табу; ипи һәм яшелчәләр генә булса, кунакларга ничек итеп сый әзерләү һ.б.

Бала белән бергә төзелеш эшчәнлеге белән шөгыльләнегез: ракета, корабль, кием, йорт ясау. Механик модельләр ясагыз. Көнкүреш техникасын ремонтлауда баланы катнаштыру мөмкинлеген булдырыгыз. Технологик процессларны һәм профессиональ эшчәнлекне күзәтү өчен завод, фабрика, төзелеш яки ата-аналарның эшенә экскурсия ясау балаларга кызыклы гына түгел, файдалы да булачак.

Игелекле атмосфера тудырыгыз һәм баланы бакчасындагы уңышларыннан кабул итүне булдырыгыз. Һәрбер уңышын бүләкләгез, бала үзе генә булдыра алмаслык мәсьәләләрне хәл итүдә булышыгыз. Баланың дуслары һәм яшьтәшләре арасында кабул ителгәннеген тикшерегез. Баланың эмоциональ халәтенә, аның физик һәм психик активлыгына игътибарлы булыгыз.

Әгәр үзегез генә хәл итә алмаслык мәсьәләләр килеп туса, вакытында белгечләргә — тәрбиячеләргә, табибларга, психологларга мөрәҗәгать итегез.

Иң мөһиме: бала белән эшләгән һәрбер эшегез аңа кызыклы, аны канәгатьләндерерлек һәм танып белү шатлыгы тудырырлык булсын.

Әскәрова Гүзәл Рәхимулловна, Казан, 45нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев