Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кунак каршылау йоласы

Сценарий.

Кыз: Әнием, мин син кушканнарны эшләдем: өйне җыештырдым, уенчыкларны җыйдым. 
Әнисе, әбисе бу вакытны өстәл әзерлиләр.
Әни: Үскәнем син минем. Әйдә әле, тагын бер мөһим эш кушыйм әле: тастымалларны төреп әзерләп куй, ә мин самоварны яңартам.
Кыз тастымалларны рәтләгәндә сөйләвен дәвам итә. 
Кыз: Әнием, ә тастымал нигә? Аның белән кунаклар нишлиләр?
Әни: Кунаклар алдына тастымал кую — пөхтәлек билгесе. Беренчедән, тастымал киемне саклый, икенчедән алга куйган тастымал ризыкның, икмәк валчыгының идәнгә төшмәве өчен дә кирәк.
Кыз тастымаллар әзерли, үзе сөйләнә.
Кыз: Кунак каршы алуның үз тәртипләре бар икән, ә шулай да кунак каршы алу күңелле.
Әни: Әйе, кызым, дөрес әйтәсең.
Кыз: Әнием, миңа да бик рәхәт булыр иде сезне үземә кунакка чакыру.
Әни кеше елмаеп Кызнең башыннан сыйпап куя. 
Кыз: Теге атнаны без дәү әти белән дәү әниләрдә кунакта бардык, бүген алар үзләре безгә килә. Әбием, син шуңа күрә «Кунак ашы — кара каршы» дип әйтәсеңме ул?
Кыз әбисен барып кочаклый.. 
Әби: Әйе, кызым, нәкъ тә шулай.
Кыз: Әнием, кунакка берәр сәбәп белән киләләрдер инде ул?
Әни: Әйе, балам, безнең быел тормыш коруыбызга 15 ел.
Кыз: У-у-у, 15 ел?! Бик күп име, әнием?
Әни: Күп гомер, ләкин ул сизелмичә дә үтеп киткән, кызым (уйга бирелә, елмая)
Шулчак ишектә кыңгырау тавышы ишетелә, Кыз йөгереп барып ишекне ача. 
Кыз: У-ра, у-ра кунаклар килде! Әссәләмү галәйкүм, дәү әнием, дәү әтием, абыем. 
Кунаклар "Вәгәләйкүм әссәләм«дип күрешеп өйгә узалар. 
Әби: Рәхим итегез, кадерле кунакларыбыз.
Кыз: Борынгыдан килгән гадәт
Ата-бабай йоласы
Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән
Кунакларны каршы аласы.
Әйдәгез, түрдән узыгыз,
Бездә кунак булыгыз.
Изгелекле, мәрхәмәтле 
Булсын йөргән юлыгыз.
Дәү әти: СөбеханАллах, болай матур итеп чакыргач, киләсе генә килеп тора (елмаеп Кызнең аркасыннан кага).
Дәү әти белән дәү әни күчтәнәчләрен бирәләр.
Әби: Иии, Аллаһнын рәхмәтләре булсын, зурлап күчтәнәчләр белән килгәнсез. Әйдәгез, табын артына рәхим итегез.
Өстәл артына утыралар.
Кыз: Ә мин сезгә бер матур җыр әзерләдем, җырлап күрсәтимме?
Әйдәле, кызым, җырла! дип әйтәләр.
Әти: Син, кызым, безнең сандугачыбыз бит! Җырлап-биеп урыннар алып, безне сөендереп торасың.
Әни: Безнең горурлыгыбыз диген, әтисе.
Җыр: «Матур булсын»
Кыз җырлый, башкалар аңа сокланып, яратып карап утыралар. Җырлап бетергәч , дәррәү кул чабалар.
Әби: Әйдәгез, кунаклар, чәйләп алыйк (кысташып, ризыкларны мактап чәй эчәләр)
Кыз: Ә минем уен уйныйсым килә, әнием. Без күп бит, күңелле дә булачак.
Әни: Нинди уен уйнап була соң, кызым?
Кыз: «Йөзек салыш», сез утырып кына торыгыз, ә мин йөзек салучы булам (башкалар утыралар, Кыз йөзек сала. «Йөзек кемдә, торып бас!» дигәч, башкалар баса, кулында йөзек булган Әни утырып кала). 
Кыз: Әйдәгез, әниемә нинди җәза бирәбез?
Әби: Минем киленем дә җырчы бит, бик матур җырлый, әйдә җырлатыйк.
Җыр: «Әниләргә сөю бүләк итик»
Әни бер куплет җыр җырлый. Йөзек салу дәвам итә, йөзек дәү әтидә кала.
Әни: Нинди җәза бирик икән әтигә?
Кыз: Табышмак әйтсен.
Дәү әти табышмак әйтә, җавабын Кыз таба, кул чабалар. Дәү әти йөзек сала, йөзек әтидә кала. 
Дәү әти: Нинди җәза бирик кияүгә? 
Кыз: Тизәйткеч әйтсен.
Әти тизәйткеч әйтә, кул чабалар, шуның белән уен тәмам.
Кыз: Рәхмәт! Мин шундый бәхетле, тату, дус, кунакчыл гаиләдә тәрбияләнәм!

Балтач районының «Катнаш төрдәге „Тургай“ Норма балалар бакчасы» тәрбиячесе Шәймәрданова Ләйсән Мәхмүт кызы һәм педагог-психолог Газизова Альмира Азат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев