Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Күктә ниләр булмас дисең...

Кешенең Галәм киңлегенә беренче тапкыр очуы белән бәйле чаралар 121нче «Сабантуй» балалар бакчасының зурлар төркемендә дә үтте.

Кешенең Галәм киңлегенә беренче тапкыр очуы белән бәйле чаралар 121нче «Сабантуй» балалар бакчасының зурлар төркемендә дә үтте.

Беренче ракетаны уйлап табучы С.П. Королев турында кызыклы мәгълүмат белдек. Гап-гади этләрнең космоска беренче булып очулары безнең өчен яңалык булды. Беренче космонавт Юрий Гагаринның шат күңелле, үз Ватанын яратучы икәнен белдек. Әлеге һөнәр иясенең батыр, кыю, сәламәт һәм максатка ирешү өчен күп хезмәт куйганын ачыкладык. Йолдызлар, планеталар, космонавтлар турында фильм карадык, табышмаклар чиштек. Хәзер инде сабыйларның күбесенең хыялы бар — иксез-чиксез галәм киңлекләрен өйрәнү. Булдырып булса — космонавт та булу. Әлегә космик музыка тыңлап хыялларындагы ракетаны рәсемгә төшерү белән мәшгуль булдылар.

121нче «Сабантуй» балалар бакчасы тәрбиячеләре Сәхәбетдинова Гөлнара Рәшит кызы һәм Нигәмәтҗәнова Ләйсән Рафаиз кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев