Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Көзге чәчәкләр көне

Көз көне планетабызны меңләгән төрле чәчәк бизи. Кешеләр элек-электән чәчәкләр хөрмәтенә бәйрәмнәр оештырганнар.

Көзге чор үзенә бертөрле соклану тудыра. Табигать йокыга талыр алдыннан, үзенең саубуллашу матурлыгы белән балкып ала. Бу матурлык, җылылык һәм кояшның кабатланмас төсмерләрен истә калдыру өчен, күзне алмыйча тутырып карыйсы килә.

12нче сентябрь – көзге чәчәкләр көне. Без балалар белән шушы темага сөйләшергә һәм көзен нинди чәчәкләр чәчәк атуын ачыкларга булдык.

Интернет киңлекләренә күз салып, без көз көне планетабызны меңләгән төрле чәчәк бизәвен белдек. Шулай ук кешеләрнең элек-электән чәчәкләргә яратып карауларын, алар хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыруларын ачыклаганнар. Мондый бәйрәмнәр һәр илдә үзенчә үткәрелә.

Борынгы греклар һәм римлылар георгиннар һәм лаләләр көнен бәйрәм иткәннәр.

Болгариядә ел саен роза бәйрәмен билгеләп үтәләр, анда иң матур кызны сайлыйлар һәм бәйрәм ахырында аңа алсу таҗлар сибәләр.

Японнарның көзге хризантемалар көне бар. Бу көнне барлык тимер юл станцияләрендә платформага төрле сортлы хризантемалардан торган букетлар куела. Узып баручылар бу гүзәл чәчәкләргә соклана алалар.

Ахырда балалар һәркайсы үзләре яраткан көзге чәчәкне ясадылар. 

Нурмеева Лилия Ильясовна, Әгерҗе шәһәренең 1нче "Золотой ключик" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев