Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кичке утырма - аулак өй

Кышның озын төннәрендә, кызлар, кул эшләрен алып, утырмаларга җыела торган булганнар.

Зал бизәлеше: Зал бәйрәмчә бизәлгән авыл өен хәтерләтә. Түрдә завык белән җыелган карават, караватта ике ак мендәр, мендәрнең тышлары матур итеп чигелгән. Стенага татар орнаментлары белән тукылган, чигелгән ак, озын сөлгеләр эленгән. Өстәл, өстәл өстендә чигешле ашъяулык, самавыр һәм чәй чынаяклары. Идәндә сугып эшләнгән идән җәймәсе.

Әлеге чарада катнашучы балалар әти-әниләре, әбиләре, килгән башка кунаклар каршында ярымтүгәрәк ясап тезелеп утыралар.

Алып баручы һәм балалар залга кереп түбәндәге сүзләрне әйтәләр.

Рузилә: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле, дигәнсез.

Данияр: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн сезгә бу җирдә.

Барчабыз яраткан «Аулак өй» кичәсен карарга

Чакырдык без бүген сезне дә.

Алып баручы: Онытылган гореф — гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән көн.

Уен йолалары, җыр-биюләр,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Ралина: Дусларым, әтием белән әнием, дәү әниемә кунакка киттеләр, бүген миндә аулак. Әйдәгез, керегез, түргә узыгыз.

(Сөйләшә-сөйләшә кызлар залга килеп керәләр, утырышалар, һәркайсында үзләре белән алып килгән кул эшләре).

Алып баручы: Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләрен алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

Татар хатын-кызларының кулыннан һичбервакыт эш төшмәгән, йонын язган, орчыгын алып җебен эрләгән, сөлгесен, паласын тукыган, туласын баскан, элек әбиләр тула җылы оеклар киеп йөргәннәр. Бу утырмалар — ул, иң элек матур итеп, үз-үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр-бию, такмаклар әйтешү. Менә без дә халкыбызның матур традицияларен дәвам итеп, шушы утырмага җыелдык. Ул күңелле үтсен.

Рузилә: Кызлар, малайлар килгәнче өйне бераз җыеып алыйк.

Ралина: Малайларга бусага ялы түләтәбезме?

Кызлар барысы бергә: Түләтәбез, түләтәбез.

Азалия: Шөгылегез белән кич утырырга рәхим итегез. (Кызлар алып килгән кул эшләрен алып эш эшләп утыра башлыйлар).

Ралина: Әйдәгез, җырлый-җырлый эшлик әле, күңелле дә булыр.

Кызлар җырлыйлар: Тәрәз ачтым, сулар сиптем

Үссен дип гөлләремә.

Әйт әле дустым кулъяулык

Чигәсең кемнәреңә?

Тәрәз төбем гөл генә,

Исле гөлем бер генә.

Кулъяулыгым бүләк булсын

Уенда җиңүчегә.

(Кулъяулык чиккән кызның кулъяулыгын алып)

Ясминә: Әйдәгез «Кулъяулык салыш» уены уйныйбыз. Мин санамыш әйтеп, кулъяулык салучыны сайлыйм. Әлеш-мәлеш, мичтә бәлеш, казанда ит, аша да кит. (Чыккан кызга кулъяулык бирә, ул уртада кулъяулыгын өскә күтәреп түгәрәк буйлап йөри, калган кызлар җырлап):

Кулъяулыгым яшел, яшел.

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә биреп китәм

Бер иптәшнең кулына.

— Кулъяулык кемдә?

— Миндә. (Кулъяулыкны алган бала кулъяулыклы кулын өскә күтәрә, аның ике ягында басып торган ике кыз, кара-каршы якка балалар артында йөгерешәләр, кем беренче йөгереп килеп кулъяулыкны ала, ул түгәрәк уртасына чыга, уен кабат дәвам итә. Кызлар шаулашкан тавышны ишетеп малайлар киләләр). 

Кемдер ишек шакый.

Рузилә: Кызлар, егетләр килде.

Егетләр бергә: Кызлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Кертәбез, кертәбез.

Азалия: Бусага ялын түләп керегез.

Егетләр: Түлибез, түлибез. (Малайлар кесәләреннән чигешле кулъяулыклар чыгарып күрсәтәләр, кызлар алмакчы булалар, малайлар кулъяулыкка ияреп керәләр).

Кара-каршы җыр.

Егетләр: Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер — җилфер итәргә,

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Кызлар: Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап,

Кайсын алырсыз микән?

Егетләр: Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса

Шунсын сайлап алырбыз.

Тагир: Әйдәгез «Йөзек салыш» уенын уйныйбыз (татар халык уены):

Кашлы йөзек кулымда,

Карагыз әле миңа.

Йөзек кемгә эләгә

Шигыр сөйләп күрсәтә.

Шигырь: Р. Миннуллин «Бөтендөнья балалары берләшегез»

Икенче кат уйнаганда.

Бала: Йөзек миндә, мин нәрсә эшлим?

-Үртәвеч әйт.

-Пәрәмәч, — дип әйт әле.

-Пәрәмәч.

-Ике күзең тәгәрмәч.

-Сөт, — дип әйт әле,

-Сөт.

-Борын астыңны сөрт. (Балалар көлешәләр).

-Көлмә кешедән, авызың өшегән.

-Көләбез, көләбез, көл капчыгын тегәбез.

-Көлмәгез.

-Елыйкмени?

-Еламагыз, уйнагыз.

Балалар: Уйныйбыз, уйныйбыз, такмак җырлап уйныйбыз. (Такмак әйтеп җырлап китәләр).

Арслан: Такмакка да мин оста,

Шакмакка да мин оста.

Әти-әни эшкә кушса 

Мин авыру, мир хаста.

Ясминә: (тукылган озын кызыл сөлге күрсәтеп)

Сөлге сугам, сөлге сугам

Сөлге сугам аклыкка,

Кызыл башлы сөлгеләрем

Язсын бәхет-шатлыкка.

Тагир: (уенчык гармун тотып)

Гырмафунны көйләр идем,

Көе беткән көйләргә.

Сез кайдагы бай кызлары

Сайлап егет сөяргә.

Азамат: (баш өстенә кулын куеп, як-якка карангалап)

Тәрәзәңә карар идем,

Тәрәзәңә боз каткан.

Кунак кызың ялкау икән

Сәгать сигездә яткан.

Регина: (Чигүле ак сөлгене кулына алып)

Ак сөлгенең гомере

Якты өйнең түрендә.

Ак булып та, пәкъ булып та

Мәңге кал син күңелдә.

Арслан: Аллы-гөлле җепләр белән

Кызлар сөлгеләр чигә.

Сездәй гүзәл кызлар белән

Безнең җырлыйсы килә.

Барысы бергә: Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз.

Без җырламый кем җырласын,

Безнең җырлар чагыбыз.

Кемдер ишек шакый.

— Анда кем бар?

— Әлмәндәр мин, керергә мөмкинме?

— Тизрәк кер әле, анда нишләп йөрисең?

— Оча белмим инде, аяк белән йөрим.

Рузилә: (Рузилә Әлмәндәргә текәлеп карап тора, Әлмәндәр аның карап торганына исе китеп):

-Ник карыйсың?

-Күңелемә ярыйсың.

-Ник?

-Син ни әйтер,- дип. Әлмәндәр, хәтерлисеңме, теге чакта ясаган идең капка. Син ясаган шул капка шыр ачык ике якка. Мин сиңа бик ачулы, шундый капка буламы? Ачылуын ачыла, ә менә ябыламы?

Әлмәндәр: И-и-и, җанкисәгем, бигрәк вакланасың син. Күңелебез ачык икәнне кешеләр күреп үтсен. Капкалары ачык ич дип, кереп хәл белеп китсен. Өенә күрә капкасы, чиләгенә күрә көянтәсе. Ә хәзер уенда күрербез ябыламы капка, юкмы? Әйдә әле «капка» ясыйк.

«Капкалы» уены.

(Әлмәндәр һәм Рузилә кулга-кул тотынып, кулларын өскә күтәреп «капка ясыйлар», калган балалар җитәкләшеп бу «капкадан» кереп -чыгып йөриләр, уен сүләре беткәч, кулларын төшерәләр, «капкага» эләккән бала нәрсәдер эшләп күрсәтергә тиеш).

Бу безенең алтын капка

Ачык тот аны, япма.

Кереп чыгып йөрибез,

Тукталмыйбыз беребез.

Капкага җил кагылса

Шап иттереп ябыла,

Көтеп торып керәсең

Эләктерик берәрсен.

Бала: Уенда мин калдым. Мин сезгә «Утырмада» дигән шигырь сөйләп күрсәтәм.

Бүген төнлә утырмада

Пешергәннәр аккалач.

Аккалачлары аккалач,

Теләгәнеңне алып кач.

Бүген кичен аулак өйдә

Пешергәннәр шишара.

Шишаралары шишара,

Дустыңны ал бичара 

Бүген кичен Ралинада (Айдарга күз кысып Регинаны күрсәтә)

Пешергәннәр кәтеркә.

Син дә сөйләшеп кер инде

Ралинаңны эләктер дә.

Бүген ямьле матур өйдә (Арслан кулын сузып, Азалияне күрсәтә)

Пешергәннәр коймаклар.

Тәмле коймаклар шикелле,

Безнең кызлар тыйнаклар.

Бергә: Ары ефәк сузайык,

Бире ефәк сузайык,

Ралинага рәхмәт әйтеп

Өебезгә сызаыйк.

Ралина: Әй, егетләр, таң ата, барыбыз да өйләребезгә таралыйк. Әниләр дә кайтып җитәрләр. Иртәгә Дилбәр апаларда кич утырабыз. (Ралинаның әтисе белән әнисе кунактан кайталар).

Әтисе: Нинди күңелле тавыш!

Әнисе: И, атасы, безгә кунаклар килгәннәр бугай?

Ралина: Әтием-әнием, болар минем дусларым. Минем белән уйнарга килделәр.

Әнисе: И, балакайларым, рәхмәт. Әйдәгез күчтәнәч коймак белән үзегезне сыйлыйм әле ( чәй эчәргә алып чыгып китә).

Алып баручы: Сезнең барыгызга да

Эшләрегезнең уңган булуын,

Дусларыгызның артып торуын,

Гомерегезнең озын булуын,

Бәхетегезнең ташып торуын теләп калабыз.

Безне хөрмәт итеп килүегез өчен зур рәхмәт. Шушының белән күңел ачу кичәбез тәмам.

Файдаланган әдәбият:

1. К.В. Закирова. Уйный-уйный үсәбез. -Казан: Мәгариф Нәшрияты, 2005.

2. К.В. Закирова. Күңел ачыйк бергәләп. -Казан: Мәгариф Нәшрияты, 2003.

3. В.Г. Гомәрова, Ф.Я. Зарипова. Бәйрәмнәр бәйләме. -Казан, Мәгариф Нәшрияты, 2005.

4. Ф.С. Баязитова. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. -Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995.


Гыймадиева Гүзәлия Җәүдәт кызы, Мингазова Гөлнара Җәүдәт кызы, 54нче «Очкын» балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев