Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кечкенә Сафия – “Күңелем сәйләннәре” төбәкара бәйгесе җиңүчесе

Чаллының 58нче “Тирәккәй” балалар бакчасына өйрүче 3 яшьлек Сафия Фәйзуллина «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесендә җиңде.

Чаллының 58нче “Тирәккәй” балалар бакчасына өйрүче 3 яшьлек Сафия Фәйзуллина,  «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесендә  җиңүче буларак,  йомгаклау чарасында катнашып кайтты. Бәйге «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7 нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы»нда уздырылды.

Сафия “Тирәккәй” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Вәлиева Дамирә Шәрифҗан кызы язган “Әниемә” шигырен сөйләп,  беренче дәрәҗәдәге диплом һәм уенчык курчак белән бүләкләнде.

Ә балалар бакчасына бик күләмле “Татар дөньясы” дигән эницклопедия һәм Мәсгут Имашев җырлары тупланмасын алып кайтты.

Бәйгенең төп партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы.

Туган телебезгә, милләтебезгә мәхәбәт тәрбияләүче әти-әниләренә рәхмәтебезне белдереп, кечкенә Сафиягә зур уңышлар телибез. Тәрбиячеләребезнең иҗади тормышы бай һәм кызыклы булсын дигән теләктә калабыз.

58 нче “Тирәккәй” балалар бакчасы, өлкән тәрбиячесе Вәлиева Дамирә Шәрифҗан кызы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев