Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Кәҗә белән сарык» (экологик әкият)

Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен экологик әкият.

Әкиятче: Борын заман бер ир белән хатын торган, 
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган. 
Асраганнар бер кәҗә белән сарык
Болар булган берсеннән-берсе арык.

Әйтә беркөн ире:
Бабай: И, карчык, бу кәҗә белән сарыкны бушка ашатып ятканчы, куып кына чыгарыйк.
Әби (авыр сулап): Мин риза, картым!
Кәҗә: Нишлисез сез, әби, бабай!
Хайваннарны кыерсытырга һич ярамый.
Әби: Барыгыз, бар, китегез дигәч китегез.

Әкиятче: Бернишләп тә булмый, кәҗә белән сарык, җилкәләренә зур гына бер капчык асып, әкрен генә чыгып китәләр. Көн баралар, төн баралар, якындагы болынга килеп җитәләр.
Урман хуҗабикәсе чыга.

Бик күңелле урманым,
Ямь-яшел бар дөнья –
Җил яфракларны биетә,
Яз шатлана-шатлана туй итә.
Исәнмесез, Кәҗә белән сарык. Мин — Урман хуҗабикәсе. Минем урманымда зинһар өчен тәртипле булыгыз. Кагыйдәләрне бозмагыз.

Әкиятче. Ә болында куян балалары уйнап йөриләр.
Ильвина. Ак каенкай тирбәләдер
Тагын җилләр иссә дә,
Каеннарны сындырма да, Каеннарны кисмә дә!
Ап-ак каен бар халыкны күзәтә,
Табигатьне саклагыз дип кисәтә.
Исәнмесез, мин Куян кызы.Мин — куян кызы. Әйдәгез бергәләшеп уйнап алыйк.
Уен.

Әкиятче: Көн кичкә авышканда, кәҗә белән сарык урман буена килеп җитәләр. Ә анда тәртипсез малайлар үз уеннарын уйныйлар (Кемдер чүпли, кемдер рогаткадан ата).
1 нче малай. Кычкыр, әйдә ныграк кычкыр
Бөтенесе курыксын.
2 малай. Урман тулы коры чыбык,
Ут капсын, төтен чыксын.
Кәҗә: Ах, сез, оятсызлар, урманны шулай чүплиләрмени, хәзер үк җыештырыгыз.
Ай тәртипсез шук малайлар,
Зур бәла ясыйсыз дип.
Шаярам дип ут чыгарып,
Бик начар эшлисез бит.
3 малай. Син, Кәҗә, күп күрсәң, күзссез дә калырсың әле.
Урман хуҗабикәсе. Минем урманымда кычкырып сөйләшү, тәртип бозу тыела бит малалайлар.
Малайлар: бүтән алай эшләмәбез, сүз бирәбез.
Кәҗә. Ярар, бер юлга кичерәбез. Ләкин, сез чүпләрегезне дөрес итеп җыегыз.
Уен "Чүпләрне арала" (кәгазне, пыяланы, пластикны аерым савытларга аеру).

Әкиятче: Тирә-якка күз салсагыз,
Урманны гөмбә баскан.
Бик игътибарлы була күр,
Җыярга син уйласаң.
Бала. Кара, нинди зур гөмбә
Кызыл эшләпә кигән.
Бала. Аңа кагыла күрмә,
Ул бит агулы гөмбә.

"Гөмбәләр" биюе. (кәҗә белән сарык ашарга яраклысын гына үзләре белән алалар).
Әкиятче: Инде төн җитә. Кәҗә белән сарык бик нык арыйлар. Якындагы агач төбенә утыралар, ә анда бүре башы ята.
(икесе ике якка егылалар, ләкин үзләрен кулга алалар.
Кәҗә: Бу нәрсәәәә?
Сарык: Бүре башы. Әйдә капчыкка салыйк кирәге чыгар әле.
(Ике колагыннан тотып башны капчыкка салалар)
Әкиятче: Еракта ут яктысы күрәләр дә, шунда таба китәләр. Барсалар , учак тирәли бүреләр тезелешеп утырып, көчле музыка яңгыратып бәйрәм итеп яталар.
"Бүреләр"биюе.
Кәҗә. Бүреләр, сез ник урман уртасында учак ягырга рөхсәт итте? Сез белмисезме әллә, урманда учак ягырга.
Сарык: Урманда тавышланырга да,
Кәҗә сарык икесе бергә: Ярамый.
1 нче бүре: Ә сезне ашарга ярыймы соң?
2 нче бүре: Эх, сез нинди тәмлеләр.
Әкиятче: Тәмлесен бик тәмледер, ләкин сезнең бер иптәшегез капчыкта ята, әйдәгез, аны ашыйбыз. (Бүре башын тартып чыгаралар, бүреләр әкрен генә чыгып качалар) 
Әле дә булса кәҗә белән сарык урманда яшиләр ди, бөтен җирдә тәртиплелек, пөхтәлек хөкем сөрә ди.
Б.Амир Табигать китабын укырга
Килегез урманга, балалар.
Анда бар аланнар, алланнарда чәчәкләр.
Тимәгез, өзмәгез аларны.
Матурлык дөньясы бит алар.
Илвина. Сузып-сузып сайрый кошчык,
Канатын кага-кага.
Оя ясыйк, җимлек ясыйк,
Ярдәм итик аларга.
Алия.
Кыю-җитез җәнлекләрнең
Урман туган йортлары.
Рәнҗетмик, кыерсытмыйк
Хөрмәт итик аларны.
Урман хуҗабикәсе.
Иң күңелле җәй көнендә,
Табигать кочагында.
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында.

Суларны да пычратмагыз,
Пыяла-чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта,
Урманда ут якмагыз.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Табигать ул безнең әни
Табигатьне саклагыз.


Казан шәһәре Идел буе районының 363 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының 1 нче кв.тәрбиячеләре Салихова Гүзәл Наил кызы, Мустафина Светлана Рафаэл кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев