Юлда сак бул!
Сабый чактан ук юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүне, аларны үтәүне канун итеп кертергә кирәк.
Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Балалар бакчасында алган тәрбия безне гомеребез буе озатып йөри. Бу вакыт аралыгы — шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый.
Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Балалар бакчасына, мәктәпкә, эшкә йөри, күршеләренә керә, кибеткә чыга... Җәмәгать транспортына утыра, үз машинасында җилдерә... Шәһәр белән авыл, шәһәр белән шәһәр арасыннан кайтып кермәүчеләр дә бар. Тормышлар шуңа көйләнгән. Әмма шул көйләнгән тормыш та гел уяулыкны таләп итә.
Соңгы елларда республикада транспортларның, бигрәк тә җиңел автомобильләрнең күзгә күренеп артуы, юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерде. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч.
Статистика күрсәткәнчә, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр арасында балалар күп. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда йөри белмәве, шоферларның зур тизлек белән кууы яисә исерек килеш руль артына утыруы һ.б. Иң гади юл билгеләрен дә танымау кешеләрне гариплекккә, я үлемгә этәрә дә инде. Берәүнең дә якты дөнья белән хушлашасы килми. Биштәме син, әллә туксандамы — барыбер яшәү өчен көрәшәсең. Менә шул көрәш планына сабый чактан ук юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүне, шул кагыйдәләргә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында сүз алып барганда, иң беренче чиратта игътибар балаларга һәм үсмерләргә юнәлтелергә тиешлеге һәркемгә мәгълүм. Чөнки ни аяныч, аларның күпчелеге гомуми кагыйдәләрә буйсына белми, һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы тәртипләрен үтәмәү аркасында юл фаҗигаләренә юлыга. Әмма күп очракта өлкәннәр үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә белеп бетерми, яисә әти-әниләрнең тәрбиянең бу әһәмиятле өлешенә вакытлары калмый.
Өлкәннәрнең урамда, транспортта, юлларда үз-үзләрен тота белмәвен, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәүләрен балалар үзләренә үрнәк итеп алалар. Әти-әниләр өчен балаларның юлларда кагыйдәләрне үтәмәүләре аркасында килеп чыккан юл фаҗигаләре белән таныштырып, алар өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылып торылса, бәлки, әти-әниләр уйлана башларлар иде. Ә мондый чараларны балалар бакчаларында оештырырга була.
Бу теманы яктыртканда әти-әниләр өчен «Өлкәннәр! Сездән үрнәк алалар», «Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә йөрергә өйрәтүнең әһәмияте», «Урамда сак йөри белү — һәркемгә дә кирәк», «Игътибар, урамда кыш», «Урамда өлкәннәр балалары белән булганда үзләрен ничек тотарга тиеш?»
— баланы күтәргән килеш;
— бала чанада;
— автобуска һәм троллейбуска утыру һәм алардан төшү;
— сезнең балагыз күзлек кия һ.б. «Без — пассажирлар» темаларына күчмә китаплар, ширмалар ясарга була.
Әти-әниләр белән анкеталар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, әңгәмәләр («Мәктәпкәчә яшьтәге баланы юлларда хәвефсез йөрергә өйрәтүнең әһәмияте», «Җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту», «Балаларны урамда һаләкәтсез йөрергә өйрәтү өчен нәрсәләр эшләргә була?», «Болай булмас иде...», «Әти-әниләргә һәм балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында нәрсә белергә кирәк?», «Урам хөрмәт ярата», «Балалар бакчасы кая урнашкан?»), әти-әниләр җыелышлары, балалар белән берлектә кичәләр, күргәзмәләр, иртәләр, ярышлар, шөгыльләр, тәрбия сәгатьләре, бишминутлыклар, сөйлә-шүләр, клублар һ.б. оештырырга була.
Ашыгабыз, кабаланабыз, йөгерә-атлый дөнья куабыз. Әнә шул ак-кара күрми чабуыбыз белән вакытның бөтенләй туктап калу куркынычы барлыгын аңларга теләмибез.
Иң аянычы – ашыгу, кабалануларның фаҗигага китереп җиткерергә мөмкин икәнлеген балаларыбызга аңлатырга вакыт таба алмыйбыз. Ә ул фаҗигалар юк-юкта һаман булып тора.
Шуңа күрә һәркем юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен тиешенчә өйрәнергә, ул кагыйдәләрне үтәргә, юл билгеләрен таный белергә, аларга буйсынырга, кирәк очракта беренче медицина ярдәме күрсәтә алырга тиеш.
Бу чаралар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү, үзенең белгәннәрен иптәшләре белән уртаклашу, бәла-каза килгәндә ярдәм күрсәтергә өйрәтү максатыннан үткәрелә.
Шәйхетдинова Эльмира Заһировна, Чаллы шәһәре, 112нче "Мозаика" балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев