Юл йөрүнең кагыйдәсе
Юл йөрүнең кагыйдәсен белергә тиеш һәркем.
Юл йөрүнең кагыйдәсен
Белергә тиеш һәркем.
Бала-чага, әби-бабай
Исендә тотсын һәм көн.
Яңа гасыр техникага
Искиткеч бай, бик мәшһүр.
Утыргансың икән рульгә,
Кагыйдәне саклый күр!
Җәяүле дә кагыйдәне
Хәтердә нык сакласын.
Күрсәтелгән җирдән йөрсен,
Теләсә каян чапмасын.
Юл йөрүнең кагыйдәсен
Бозмасак без барыбыз,
Фаҗигалар сирәк булыр,
Исән булыр халкыбыз!
Шәйхетдинова Рәфисә Әмировна, Яңа Чишмә районы Акбүре авылы "Кояшкай" балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев