Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Аларны юл кагыйдәләренә өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарур.

Юлларда автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, юл
хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу
куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да
читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла-казалардан саклау өчен без —
өлкәннәрдән — балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү
буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә мәктәпкәчә
яшьтән үк башлау таләп ителә.

Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә
балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә
әзерлекне без тәрбиячеләр, әти-әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куябыз. Бу бурычны үтәү өстендә «Метрәй башлангыч мәктәбенең»
мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме педагоглары эзлекле эш алып бара.

Балалар бакчасында белем бирүнең төп формасы — шөгыль. Коры сөйләм
белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле
нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуңа күрә район күләмендә үткәрелгән
конкурсларда катнашып призлы урыннар алабыз.

Мәсәлән, «Давай дружить, дорога» дигән бәйгедә, «Мы выбираем жизнь» номинациясендә призер булдык һәм диплом белән бүләкләндек. Теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен, балаларга Юл Йөрү Кагыйдәләрен, балалар эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә өйрәтәбез (иҗади уеннарда, сынлы сәнгать эшчәнлегендә, интеграцияләнгән шөгыльдә, саф һавада йөргәндә, иртәнге гимнастика вакытында).

Шөгыльләрне музыка белән берлектә алып бару, балаларда Юл
Йөрү Кагыйдәләре өйрәнүгә күбрәк кызыксыну уята. Яңа җырлар өйрәнгәндә
җыр сүзләренә туры килә торган хәрәкәтләр куллану бик отышлы. Бу эшләр
барысы да системалы рәвештә, планлаштырып эшләнә, һәм балаларның яшь
һәм психофизиологик үзенчәлекләренә карап, материаллар акрынлап
катлаулана бара.

Күптән түгел, без балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен
дөрес үтәүгә багышланган «Тыңлаусыз төлке баласы» әкиятен куйдык. Алар
анда бик теләп катнашты. Шулай ук мәктәбебездә «Новые инструменты в
работе по взаимодействию родителей в обучении и воспитании
дошкольников правилам дорожного движения» исеме астында семинар-
практикум булып узды. Анда балаларыбыз шушы әкиятне куйды.
Башка педагог уздырган шөгыльдә катнаштылар.

Семинарда педагоглар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар,
мастер-класслар үткәрделәр. Без үзебез өчен бик файдалы мәгълүматлар
алдык.

Безнең өчен иң әһәмиятлесе — ул балаларның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм гомере. Төркем бүлмәләрендә оештырылган Юл Йөрү Кагыйдәләре почмаклары балаларда кызыксындыру уята, аларны уеннарда активлаштыра. Төркемдә бу почмакларда балалар мөстәкыйль рәвештә уеннар оештыру өчен кирәкле атрибутлар булдырылган.

Башкарган эшләребезнең нәтиҗәләре тиешле югарылыкта булсын өчен,
ЮЙК буенча әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әти-әниләр
җыелышларында балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм
кисәтү өчен әти-әниләргә киңәшләр, күрсәтмәләр, балаларны автомобильдә
йөртү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр таратыла. Алар белән төрле
уеннар оештырыла.

Шулай ук, әти-әниләргә балалар роленә кереп биремнәр
үткәрергә мөмкинлек бирелә. Шул эшнең күркәм, шатландырган нәтиҗәсе -
ЮЙК буенча әти-әниләрнең белемнәре тиешенчә булуы. Моны без әти-
әниләр өчен уздырган анкета сорауларына җаваплардан белдек. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр.

Сафаргалина Альбина Ранасовна, Мөслим районы, Метрәй башлангыч
белем бирү мәктәбе тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев