Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Өлкәннәр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру буенча эшчәнлек эшкәртмәсе.

Тема: Юл билгеләре иленә сәяхәт
Максат: юл билгеләре һәм юлда йөрү кагыйдәләрен камилләштерү.
Тәрбия бурычы: бер-береңә карата дуслык мөнәсәбәтен тәрбияләү, ярдәм итү теләге булдыру.
Белем бирү бурычы: юл билгеләренең никадәр мөһим булуын аңлату.
Үстерү бурычы: игътибарлылык һәм юлда уяу булу алымнарын үстерү, алган белемне үзлектән кулланырга өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү, социаль- коммуникатив, сәнгати- эстетик.
Методик алымнар һәм чаралар: 
Психогимнастика, уен, сорау, мактау, бәяләү, мөстәкыйль эш.
Җиһазлау:
Сүзлек өстендә эш: тыючы билгеләр, кисәтүче билгеләр, мәгълүмат билгеләре, жезл.
Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар белән эш, аларны тулыландыру. 

Эшчәнлек төзелеше:
I. Психологик көйләү
II. Төп өлеш
1.Транспорт тавышы тыңлау
2. Үстерелешле диалог
3.Дидактик уен «Светофорның төсләрен урнаштыр»
4. Дидактик уен «Юл билгесен җый»
5.Слайдта юл билгеләрен карау.
6. Уен «Ярый, ярамый».
7.Уен «Юл йөрү кагыйдәләре биремнәрен тутыр»
8. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар карагыз әле безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшик. Исәнмесез. Кәефләрегез ничек? Тагын да кәефләрне күтәреп алыйк әле:
Кулларга без тотындык
Бер-беребезгә елмайдык,
Җылы китте кулларга.
Рәхәт булды дусларга.
Тәрбияче: Ягез әле, кәефләр күтәрелдеме?
Балалар: Кәефләр күтәрелде.
Тәрбияче: Без бүген сезнең белән юл билгеләре иленә сәяхәткә чыгарбыз. Әлеге илгә бару өчен без сезнең белән тылсымлы сүзләр кабатларга тиеш булабыз. 
Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен син бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен син бел.
Тәрбияче: Күзләрне йомдык, тыңлыйбыз.Чү, балалар ниндидер тавыш ишетелә?
Балалар: машиналар тавышы ишетелә.
(1 СЛАЙД СВЕТОФОР ЯНМЫЙ)
Тәрбияче:Балалар карагыз әле нидер булган, машиналар тавышы бик борчулы, алар хәрәкәт итмиләр, туктап калганнар. Нидер булган машиналарга?
Балалар: светофорның утлары янмый, машиналар борчулы сигнал бирәләр.
Тәрбияче: Машиналарга ярдәм итәргә кирәк булачак, әйдәгез светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырыйк.
Уен «Светофорның төсләрен урнаштыр».
Тәрбияче:Менә хәзер машиналар хәрәкәт итә алалар , чөнки сез балалар светафорның төсләрен урнаштырдыгы
Тәрбияче:Ә хэзер эйтегез эле , кызыл төс нәрсә аңлата?
Балалар: Туктарга куша.
Тәрбияче: Сары төс нәрсә аңлата? 
Балалар: Әзерләнергә куша.
Тәрбияче: Яшел төс нәрсә аңлата? 
Балалар: Хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлата.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, карагыз эле монда ниндидер капчык тора, эчендә нәрсә бар икән? Ачып карыйк (тәрбияче ачып карый, ача алмый)
Тәрбияче:Балалар табышмакка җавап табарга кирәк икән, аннары бу капчык ачылыр:
Кисәтәләр, күрсәтәләр,
Кирәк икән туктаталар, 
Юл һәм урам хәрәкәтене
Саклап тәртипттә тоталар 
Балалар: Юл билгеләре.
Тәрбияче: Бик дөрес, эйдәгез капчыкны хэзер сез ачып карагыз(балалар капчыкны чишәләр, эчендә пазллар) Балалар бу пазлларны дөрес итеп урнаштырсак нидер килеп чыгарга тиеш.
Тәрбияче: Нинди билге бу балалар?
Балалар: Махсус юл аша чыгу урыны дигән юл билгесе.
Тәрбияче: Бик дөрес, без сезнең белән хәзер юл аша чыгып карарбыз. Тик иң беренче итеп нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк соң?
Балалар:
1) юлны махсус юл аша чыгу урыныннан гына чыгарга ярый;
2) кечкенә балалар юлны һәрвакыт өлкәннәр белән чыгарга тиеш;
3) өлкәннәр балаларны җитәкләп чыгара тиеш;
4) юл аша чыгар алдыннан башта сулга, ә аннары уңга карарага тиешләр.
Тәрбияче: Балалар юл билгеләренең шоферлар өчен дә, җәяүлеләр өчендә бик мөһим. Чөнки юл билгеләре һәрвакытта ярдәмгә киләләр. Менә әйдәгез эле карап үтик, нинди төрләре бар икән юл билгеләренең. 
Сез инде аларны беләсез:
Тәрбияче: Юл билгеләренең нинди формалары бар?
Балалар: Түгәрәк , квадрат, өчпочмак.
Тәрбияче: Балалар бу билгеләр нәрсә аңлата? (Слайд)
Балалар: Юлны аркылы чыгу урыны, җәмәгать транспорты туктау урыны, машиналар тору урыны. 
Тәрбияче: Алар зәңгәр турыпочмаклык эчендә урнашкан, әлеге юл билгеләрен без яши торган шәһәрдә дә күрергә була. Бу билгеләр мәгълүмат бирүче билгеләр дип атала.
Тәрбияче: Балалар бу билгеләр нәрсә аңлата? (Слайд)
Балалар: велосипедта йөрергә ярамый, хәрәкәт итү тыела, туктарга ярамый, җәяүлеләрә хәрәкәт итү тыела.
Тәрбияче:Кызыл каймалы яисә кызыл төстәге түгәрәк формада булалар . Бу билгеләр тыючы билгеләр дип атала. 
Тәрбияче: Кисәтүче билгеләрне карыйк. 
Балалар: балалар, куркыныч борылыш, җәяүлеләр чыгу урыны, юл эшләре. 
Тәрбияче:Алар кызыл каймалы ак өчпочмак эченә урнашкан. Бу билгеләр транспорт йөртүчеләрне нәрсә дә булса турында кисәтәләр. 
Уен кайсы билге артык ( слайд)
Белмәмеш елый — елый килеп керә:
Тәрбияче:: Нәрсә булды ник елыйсың Белмәмеш?
Белмәмеш: Мин бер нәрсәдә белмим, менә миңа әйтегез әле балалар ни өчен юлны арклы бөтен җирдән дә чыгарга ярамый?
Ә менә ни өчен машиналар юлында туп белән уйнарга ярамый? 
Тәрбияче: Белмәмеш, менә безнең балалар сиңа барысын да аңлатып бирерләр, син игътибар белән тыңла.
Уен «Ярый, ярамый» туп белән.
Уен: «Сорау- җавап».
Тәрбияче:
1.    Юл кырыенда уйнарга....
Балалар: (ярамый)
Тәрбияче:
2.    Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга...
(ярый)
Тәрбияче:
3.    Светофорның кызыл утына юл аша чыгарга...
(ярамый)
Тәрбияче:
4.    Җәяүлегә тротуардан гына, барырга ....
(ярый)
Тәрбияче:
5.    Транспорттан чыгуга ашыгырга ...
(ярамый)
Тәрбияче:
6.    Җәяүлегә юл уртасыннан барырга ...
(ярамый)
Тәрбияче:
7.    Туктап торган транспортның алдыннан гына үтәргә ...
(ярый)
Тәрбияче:
8.    Юл аша бары тик светафорның яшел утына гына чыгарга ..
(ярый)
Белмәмеш: Әй, балалар, рәхмәт,мин хәзер юлда йөри беләм. Мин сезгә бер тартма бирәм , юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча бик күп биремнәр бар.(тартмада биремнәр белән кечкенә китапчыклар , балалар тәрбияче белән берлектә эшли).
Тәрбияче: ( балалар алдан әзерләнгән китапчыкларга биремнәре буенча кирәкле рәсемнәрне сайлап алып ябыштырып куя баралар)
1)    Юл иминлеге сагында торучы полиция хезмәткәре кулында нинди предмет була?
Балалар: жезл.
2)    Кызыл төскә тыючы һәм кисәтүче билгеләрне урнаштырыгыз. 
3)    Зәңгәр төскә мәгълүмат бирүче юл билгеләрен урнаштыр.
4)    Кызгылт сары төскә безнең шәһәребез урамында очратырга мөмкин булган транспорт төрләрен урнаштырасы.
5)    Элеге рәсемдә юл билгеләре куемаган , эйдәгез тәртип кертик, юл билгеләрен дөресләп урнаштырабыз.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, барлык биремнәрне дөрес итеп үтәдегез. Балалар, юл билгеләре ни өчен кирәк?
Балалар: 
-Юл билгеләре юл хәрәкәтен җайга салалар һәм хәвефсез итәләр.
Тәрбияче: без бүген кемгә ярдәм иттек?
Балалар: буратинога.
Тәрбияче:Балалар , сез бу билгеләрне кайларда күргәнегез бар?
Балалар : шәһәребез урамнарында.


Ибраева Гөлүсә Хәлим кызы, Кукмара районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе — «Балалар бакчасы филиалы» тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев