Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Юл әлифбасы» белән бергәләп...

Безнең бурыч — юлларда балаларны транспорт һәлакәтеннән саклау.

Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өлкәсендә ФДББС ның төп бурычын үтәп, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, аларның шәхес буларак өзлексез үсештә булуларына ирешү мөмкинлеге бирә торган, юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек чаралар оештырып, үстерелешле уеннар кулланып, эзлекле рәвештә эшләп киләбез.

Бу уку елында исә безнең балалар бакчасы әлеге юнәлешкә тагын да күбрәк өстенлек биреп эшли башлады. Бакчабызда югары дәрәҗәдә узган районкүләм, республикакүләм чаралар; балаларыбызның, тәрбиячеләребезнең район, республика һәм россия күләмендә ирешкән
уңышлары әлеге юнәлеш буенча бик нәтиҗәле эшләвебезне раслый.

Яңа ел алдыннан бакчабызга балалар өчен тагын да кызыклы, бай кулланма кайтты. «Юл әлифбасы» дип аталган әлеге интерактив уку җиһазлары комплекты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итеп өйрәтергә мөмкинлек бирә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы – уен. Юлларда, урамнарда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү уен аша алып барыла.

Режим моментларында «Юл әлифбасы» әзерләгән кызыклы интерактив уеннарда уйнап, балалар үзләренең белемнәрен баеталар. Шулай ук кечкенәрәк төркемнәр белән карау
өчен юл йөрү иминлегенә багышланган кызыклы мультфильмнар да тупланган әлеге комплектта.

Безнең бурыч — юлларда балаларны транспорт һәлакәтеннән саклау. Әгәр дә без балаларыбызга бакчада да башлангыч белем биреп, тиешле дәрәҗәдә аңлата алсак, без бу бурычны төгәл үтәгән булырбыз.

Бергә булса да
Ялгыз булса да,
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала!

«Умырзая» балалар бакчасының физик культура инструкторы Низамова Резеда Ильяс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев