Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Илебезнең лаеклы уллары булып үсәбез

Чаллының 50нче “Чишмәкәй” балалар бакчасында балаларда патриотик хисләр тәрбияләүнең төрле формалары кулланыла.

Ватанны ярату хисләре... Алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бармы? Әйе, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз гаиләсенә, туган ягына, шәһәренә, туган табигатенә карата мәхәббәт хисе бар дип әйтергә мөмкин. Бу патриотизмның башы һәм ул танып белүдә туа, көндәлек максатчан тәрбия процессында формалаша.

Хәзерге заманда булачак гражданинны, үз илеңнең патриотын формалаштыру бик актуаль һәм аеруча авыр булу педагоглардан зур түземлек таләп итә. Безнең 50нче “Чишмәкәй” балалар бакчасында балаларда патриотик хисләр тәрбияләүнең төрле формалары кулланыла. Болар - Ватан, туган шәһәребез, туган як табигате, яхшы кешеләр турында әңгәмәләр; патриотик темаларга китаплар уку, өйрәнү өчен җырлар һәм шигырьләр сайлау, бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре үткәрү; һәм, әлбәттә, педагогларның, ата-аналарның шәхси үрнәге.

Быел без бәйрәм чараларына һәм балалар белән әңгәмәләргә ветераннарны чакырдык. Мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән җыр һәм строй смотры үткәргәндә балалар үзләрен чын хәрбиләр кебек тоттылар. Зурлар төркеме белән “Безнең Армия көчле” дигән темага күңел ачу үткәрдек. Балалар кичәгә килгән әтиләре белән төрле ярышларда көч сынаштылар, үзләренең физик яктан яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр; очучылар, диңгезчеләр, танкистлар, артиллеристлар булып уйнадылар.

Бу уздырылган чаралар балаларда үз иленең лаеклы гражданнары, лаеклы кешеләре булырга ярдәм итүче сыйфатлар формалаштыра. Илебезнең казанышлары, геройларның батырлыгы өчен горурлык, армиягә хөрмәт хисләре тәрбияләп, Бөек Җиңүнең 78 еллыгына әзерлек булып тора.

Браковенко Н.Л., Яр Чаллы шәһәренең 50 нче «Чишмәкәй» балалар бакчасы физик культура инструкторы;Колматаева А.С.,өлкән тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев