Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Игелек һәм хөрмәт көне

Бакчабызда «Игелек һәм хөрмәт көне» узды.

Бакчабызда «Игелек һәм хөрмәт көне» узды. Ул 1нче октябрь – өлкәннәр көненә багышланды. Балалар белән әңгәмәләр үткәрелде. Алар үзләренең яраткан әби-бабайларының рәсемнәрен ясадылар. Барлык төркемнәр дә актив катнашты. Барлык өлкәннәрне чын күңелдән котлыйм! Сәламәт, күтәренке күңелле булыгыз, Без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер!

Килеп тора,үтеп тора
Бүтәннәр көне.
Күңелләргә иң якыны-
Өлкәннәр көне.

Бар көчләрен эш өченгә
Түккәннәр көне.
Хезмәттә танылу алган
Өлкәннәр көне.

Илдән зурлау,кадер-хөрмәт
Көткәннәр көне.
Ихтирамга лаек затлар-
Өлкәннәр көне.

Тормыш юлын матур итеп
Үткәннәр көне.
Танатаналы,истәлекле
Өлкәннәр көне.

Гомерләренең йомгагын
Сүткәннәр көне.
Күңелләре һаман да яшь
Өлкәннәр көне.

Изге догалардан башлыйк
Иртәннән көнне
Матур узсын ил бәйрәме-
Өлкәннәр көне!
/ Фәнәвис Дәүләтбаев /

Усманова Фәридә Ринат кызы, Казан шәһәре, Совет районы "100нче билингваль балалар бакчасы". 

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев