Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Яшәсен яшел планетабыз — Җиребез!

22нче апрельдә бөтен дөньяда Җир көне билгеләп үтелә.

22нче апрельдә бөтен дөньяда Җир көне билгеләп үтелә. Ул кешенең экология өлкәсендә, ягъни табигать каршындагы бурычларын барлау көне. Шул уңайдан 121 нче «Сабантуй» балалар бакчасының зурлар төркемендә Җир-Ана турында бик эчтәлекле шөгыль үткәрдек.

Шөгыльгә әзерлекне иртән сафада йөргәндә участоктагы чүпләрне җыюдан башладык. Табигатьтә ял иткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Дөньяда экологик проблемаларны чишү һәм булдырмау юлларын ачыкладык. «Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?» уены сабыйларга Җир-Анабыз өчен нинди файда китерә алу мөмкинлекләрен ачыкларга ярдәм итте. Рәсемнәр буенча балалар үз фикерләрен белдерде, сөйләм телләрен үстерде. Балалар табигатьне саклау — һәр кешенең изге бурычы икәненә төшенделәр дип уйлыйбыз. Әгәр кешеләр аны сакламыйлар икән, димәк кеше үз — үзен юк итә дигән нәтиҗә чыгардык.

121нче «Сабантуй» балалар бакчасы тәрбиячеләре Сәхәбетдинова Гөлнара Рәшит кызы һәм Муллагалиева Гөлназ Маһирҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев