Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Яраткан тәрбиячеләрбезгә открытка ясыйбыз

Апаларны котлау өчен үзебез открытка ясыйбыз.

Максат: балалар бакчасы хезмәткәрләрен котлау өчен үз кулларың белән открытка ясау.

Бурыч:

  • аппликация техникасында эшләнмәләр әзерләгәндә кайчы, клей белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
  • кулларның вак моторикасын һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
  • бакча хезмәткәрләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материаллар: төрле төсле картон, җилем-карандаш, кайчы, линейка, гади карандаш, төсле карандашлар, принтерда басылган котлау сүзләре һәм чәчәк бәйләме шаблоннары.

Эш барышы:

1. Принтерда чәчәк бәйләме шаблоннарын һәм котлау сүзләрен бастырырга.

2. Чәчәк бәйләме шаблонын төсле карандашлар белән буярга.

3. Букетларны кисеп алырга һәм төсле картонга ябыштырырга.

5. Алдан әзерләнгән котлау сүзләрен ябыштырырга.

Безнең открытка әзер!

Солтанова Резеда Рәшитовна, Әлмәт шәһәре, 2нче «Планета детства» балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев