Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Ямьле язга әниләр бәйрәме сукмак сала

«Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасына йөрүче 1 нче татар төркеме балалары белән матур бәйрәмне әниләребезнең, дәү әниләребезнең, апаларыбызның күңелләрендә калырлык итеп уздырырга булдык.

Март ае, яз кояшы, тирә-якның үзгәрүе - бу матурлыкны бары безнең әниләребез генә үзләрендә туплаган. Тиккә генә яз аен әниләрнең бәйрәме башлап җибәрми, димәк. Җиһанда булган барлык матурлыкны, назны, яратуны, җылылыкны - бары тик Аналар гына бирә ала. Без дә, «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасына йөрүче, 1 нче татар төркеме балалары белән шундый матур бәйрәмне әниләребезнең, дәү әниләребезнең, апаларыбызның күңелләрендә калырлык итеп уздырырга булдык. Һәм алдан әзерләнгән җырлы театраль-тамашабыз белән котладык. Халкыбызның буыннан – буынга сакланып килгән «Каз өмәсе» тамашасын әниләребезгә чын артистлар кебек күрсәттек. Алай гына түгел заманча ритмдагы «Эх, дәрт бар иде» җырына куелган биюләр, йола буенча «Каз коймагы», «Чабата» уены, каз каурые сибү-болар барысы да бәйрәмне матурлап бизәделәр. Бәйрәмгә һәр бала татар халкының милли баш киеме түбәтәй һәм калфактан килделәр. Бу үзе бер горурлык иде. Күңелләр сөенде. Төркемебезгә йөрүче балаларга 4-5 яшь кенә булуга карамастан, сабыйларыбыз күңеленә милли мәһәббәт сала алуыбыз, без-тәрбиячеләр өчен дә бер баскыч югары атлау! Халкыбызның сыналган әйтеме урынлы булыр, «Алтыдагы алтмышка», дип юкка гына әйтелмәгән. Әзме ул яки күпме безнең балаларыбыз күңелендә матур бер хатирә булып калачак бу мизгелләр.Түбәндә бәйрәмнән матур күренешләр.

Югары категорияле тәрбияче Ильязова Флүдә Шәйхенуровна,

1 категорияле тәрбияче Харисова Лилия Радиковна,

Югары категорияле балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбияче Миргалимова Регина Габтеразаковна.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев