Һөнәрләр иленә сәяхәт
Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Белем юнәлешләрен интеграцияләү: «Физик үсеш», «Танып белү үсеше»,
«Социаль-коммуникатив үсеш».
Максат: Балаларга армия турында белем бирү, аларда хәрби хезмәт
үзенчәлекләре турында беренче күзаллаулар формалаштыру: солдатлар көчле, оста
булу өчен күнегүләр алып бара, төгәл атларга, каршылыкларны җиңәргә өйрәнә.
Аларның гаскәрләр, Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын ачыклау. Үз
армияң өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм көчле, кыю, аларга охшаш булу теләге
тудыру.
Бурычлар:
Белем бирүче: балаларны хәрби һөнәр белән таныштыру, «Ватанны
саклаучылар» турында күзаллау бирү; Туган якны саклыйсы килү теләге
формалаштыру; э хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү.
Үстерүче: Уен эшчәнлегендә активлык һәм иҗади сәләтләрен үстерү;
тоемлауны, вак һәм гомуми моториканы, сөйләм, сенсор сәләтләрне уен
эшчәнлегендә үстерү.
Тәрбияви: балаларда милли, гражданлык хисләрен тәрбияләү; өлкәннәргә
һәм төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, туган якка карата мәхәббәт
уяту.
Әсбаплар һәм җиһазлар:
Җиһазлау: экран, проектор, урындыклар.
Күрсәтмә: төрле төрдәге гаскәрләрнең солдатлары һәм хәрби техникасы
рәсемнәре төшерелгән рәсемнәр, фоторәсемнәр, иллюстрацияләр; пилоткалар, уен
өчен фуражка.
Тарату әсбаплары: туплар, кәрзиннәр , рәсемнәр.
Алдан эшләнгән эш: хәрби һөнәрләр, аларның әһәмияте турында әңгәмә;
хәрбиләр турында әсәрләр уку; рәсем карау, сугыш турында шигырьләр өйрәнү.
Армия турында җырлар тыңлау, «Җиңү Парады» видеофильмын карау.
Методлар һәм алымнар: әңгәмә, табышмаклар, тоемлау , уен моментлары,
мактау, иллюстрацияләр карау, ситуатив күнегүләр.
Сүзлек эше:
Актив: Диңгез, һава, һөнәр, самолет.
Пассив: Ватан, хәрби, чик, танк, гаскәр, диңгез флоты,
Барышы:
Тәрбияче музыка залына балалар белән керә һәм алар хатка юлыгалар.
Тәрбияче ачып кычкырып укый. Хатта «Исәнмесез, балалар, мин — Фиксики, иртән
торганнан бирле мине бер сорау борчый, менә без Фиксиклар, техниканы ясыйбыз,
рәтлибез, саклыйбыз.Ә кешеләрне кем саклый? Миңа сезнең турында бик акыллы
балалар дип сөйләделәр, шуның өчен бу сорауга ачыклык кертергә сез миңа ярдәм
итә алырсыз дип уйлыйм»
Тәрбияче: Бик кызык, балалар, Фиксикка бу сорауга җавап табырга ярдәм
итәбезме?
Балалар: Әйе!
Кызыклы табышмак.
Тәрбияче: Балалар, алайса табышмакны тыңлагыз:
Без-ил сакчылары,
Тренировкалар, көчле.
Чик сакчылары, танкистлар,
Диңгезчеләр, очучылар.
Без бөтен җирдә яклаучылар.
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, мин сезгә табышмакны кем турында укыдым?
Балалар: Ватанны саклаучылар, солдатлар турында. (Балаларның
җаваплары).
Тәрбияче: Дөрес. Сез төрле һөнәрләрнең исемнәрен беләсез, аларның
исемнәрен искә төшерик әле. (Балалар җавап бирә). Ә сез беләсезме Ватанны
саклаучылар һөнәре бар икәнен ? Хәрбиләрне шулай дип атыйлар.
Тәрбияче: Кемнәр соң ул Ватанны саклаучылар?
Балалар: Хәрбиләр.
Тәрбияче: Бүген менә без сезнең белән шулар турында сөйләшербез. Безнең
илебез бик зур. Аның чигендә сакчылар тора. Аларны чик сакчылары дип атыйлар.
Чик сакчыларының өйрәтелгән этләре бар. Чик сакчылары Ватаныбызны
дошманнардан саклыйлар. Дошман килсә аларны туктатып кала. Рәсемгә карагыз.
(Чик сакчысы рәсеме күрсәтелә
Тәрбияче: Бүген без сезнең белән армия турында сөйләшәчәкбез. Солдатлар
Ватанны саклыйлар! Ватан-ул әни һәм әти кебек туган ил. Ватан-без туган җир, без
яшәгән ил. Сез хәзер бик аз, әмма Ватаныбыз тагын да матуррак булсын өчен күп
нәрсә эшли аласыз. Урамда чүп-чар түгел, куаклар һәм агачларны ватмаска. Ә иң
мөһиме-якыннарыңны ярату, балалар бакчасында балалар белән дус булу, акыллы,
көчле, сәламәт булып үсү. Әйдәгез без. Мин сезгә бүген сәяхәт итреп кайтырга
тәкъдим итәм. Лэкин аның өчен безгә алдагы биремне үтәргә кирәк булыр.
«Тоннельне үт » күнегүе.
Балалар чиратлап тоннельне үрмәләп чыгалар
Тәрбияче:Карагыз эле, безнең зал бүген илебезнең хәрби техникасы
күргәзмәсенә әверелде. Һәм без бу күргәзмә буенча сәяхәткә барырбыз.
Тәрбияче: Бу рәсемнәргә карагач Илебезне күктә саклаган гаскәрләрне
ничек атарга була?(һава көчләре).
-Диңгездә? (диңгез көчләре)
-Коры җирдә? (җир өсте гаскәрләре)
Алар белән танышуыбызны ныграк дәвам итү өчен кайсысыннан башлыйбыз
сәяхәтне? (Балалар җавап бирә).
1. Коры җирдә гаскәрләренә сәяхәт
Тәрбияче: Ярый, без корыда хезмәт итә торган яклаучыларыбыздан
сәяхәтне башлыйбыз. Минем кулдагы уенчык ничек атала?
Балалар: Бу танк! Ул кайда хәрәкәт итә? (җирдә)
Тәрбиче: Ә хәзер әйдәгез бер биремне дә чишеп алыйк, мин сезгә сүзләрне
әз итеп әйтәм, ә сез миңа күп итеп әйтерсез, мәсәлән : мин «солдат» дип әйтәм, ә сез
аны күп итеп «солдатлар» дисез.
«Күп итеп әйт» уены
Тәрбияче: Очучы (очучылар )танкист (танкистлар), парашют (парашютлар)
танк (танклар), солдат (солдатлар), ракета (ракеталар), матрос (матрослар), пулемет
(пулеметлар) , самолет (самолетлар), корабль (корабльләр), вертолет (вертолетлар)
Тәрбияче: Булдырдык биремне!Әфәрин!
Тәрбияче: Хәзер без үзебезне бер минутка чик сакчылары итеп күз алдына
китерәбез. «Төз атучы» уенын уйнап алабыз. Мин сезгә туплар өләшәм, 1,2,3 дигәч
кәрзингә атырга кирәк.
«Төз атучы» уены
Тәрбияче: Афәрин! Төз атасыз. Сез үскәч ил сакчылары була аласыз.
(«Морячка» җыры яңгырый)
2. Хәрби диңгез флотына сәяхәт
Балалар: Кемнәр турында җыр тыңлап уздык без.
Балалар: Диңгезче.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Диңгезче турында. Диңгездә хезмәт итүче
хәрбиләрне диңгезче дип атыйлар. Алар безнең диңгез чикләрен дошман
корабларыннан саклыйлар.
Тәрбияче:Менә бу рәсемгә карагыз әле.(Дингезче рәсеме күрсәтелә.)
Башларында бескозырка, сырлы тельняшка, матрос якасы.
Тәрбияче: Ә хәзер балалар ял итеп алабыз..
Ял минуты.
Тәрбияче: Шофер булуы яхшы (түгәрәк буйлап «руль» тоткан кебек
йөгерәләр)
Ә очучы яхшырак (кулларны җәеп йөгерәләр)
Мин очучы булыр идем
Өйрәтүчеләр булса.
Тәрбияе: Балалар, карагыз эле, безнең өстәлдә ниндидер чәчелгән рәсем
кисәкләре ята.(Балалар өстәл буена килеп чәчелгән рәсемнәрне җыялар)Нәрсә бу?
балаларның җаваплары).
Балалар: Самолет!
Тәрбияче: Дөрес, балалар.
3. Һава гаскәрләренә сәяхәт
Тәрбияче: Безнең һава чиген кем саклый, балалар?
Балалар: Очучылар.
Тәрбияче:Әйе, бик дөрес. Хәрби очкычларда һәм вертолетларда очучылар.
Очкычларда разведкага баралар, чикне бозган дошман очкычларына хөҗүм
ясыйлар. Һавадан җир һәм су гаскәрләренә хөҗүм ясыйлар. Менә бу рәсемгә
карагыз. (Очучы рәсеме күрсәтелә) Монда очучы төшерелгән.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез тыныч кына урындыкларны алып өстәл артына
утырыйк. Хәзер без сезнең белән кәгазьдән бөкләп очкыч ясыйбыз.
Тәрбияче:Хәрби хезмәт куркыныч һәм авыр. Хәрбиләр һәрдаим үзләренең
сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркынычлык астына куялар. Алар үз Ватаннарын
яраталар, күп беләләр, сау-сәламәт, һәрчакта кушылган әмерне үтәргә әзер торалар.
Безнең ил сакчылары турында халык мәкалләре дә бар:
1)Батыр ярасыз булмас.
2)Батырлыкта — матурлык.
Йомгаклау
Тәрбияче: Әйдәгез искә төшерик әле, кемнәр турында сөйләштек без сезнең
белән?
Балалар: Чик сакчылары, диңгезче, очучы.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Без сезнең белән бүген хәрби һөнәрләр белән
таныштык. Үскәч безнең малайларыбыз да туган илебезне саклар әле.
Менә без хәрби һөнәрләр буенча кечкенә генә сәяхәт ясадык. Хәзер инде сез
аңладыгыз, бу хезмәтнең ничек авыр һәм хәтта куркыныч икәнен. Хәрби
хезмәткәрләр, җирдә тынычлыкны һәм тынычлыкны саклап, еш кына тормыш һәм
сәламәтлек өчен куркыныч янавы турында сез беләсез. Солдатлар үз Ватаннарын
һәм үз халкын тирән яратырга, Яхшы белемнәре, сәламәтлеге нык, көче булырга,
теләсә кайсы боерыкны тиз һәм төгәл үтәргә әзер булырга тиеш.
Тәрбияче: Инде без Фиксикның соравына ачыклык керттек дип уйлыйм,
җаваплар да аңа барып ирешер дип ышанып калабыз. Карагыз, балалар , өстәлдә
безнең өчен күчтәнәчләр әзерләп куйганнар, бу безгә Фиксикның рәхмәт күчтәнәче.
Актив катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт сезгә! (Барлык иллюстрацияләр
балалар үзләре һәм җентекләп карый алсын өчен төркемгә күчерелә.)
Сафина Ләйсән Хәмитовна, Кукмара районы Березняк авылы, Х.В.Ваһапов исемендәге мәктәп, мәктәпкәчә яшьтәге группа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев