Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Галиҗанәп бәрәңге

82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасында «Галиҗанәп бәрәңге» бәйрәме узды.

Безнең 82нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында «Галиҗанәп бәрәңге» бәйрәме узды. Бәйрәмгә кунак буларак әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар Сөмбелә белән бергә күңел ачтылар: «Көз hәм балалар» җырын җырладылар, яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр.

Балалар янына Бәрәңге ярдәм сорап керде, аңа бәрәңге корты үсәргә ирек бирми икән! «Бәрәңге»,«Бәрәңге күчерү», «Кайнар бәрәңге» уеннарын балалар геройлар белән бик теләп бергәләп уйнадылар. Бәрәңге корты башка бәрәңгеләрне ашамаска сүз бирде. Бәйрәм ахырында мичтә тәгәрәтеп пешкән бәрәңгене балаларга тараттылар. Балалар рәхмәт әйтеп, тәмләп бәрәңге ашадылар. Күңел ачу чарасы балаларга да, әти-әниләргә дә истә калырлык итеп узды.

Чаллы 82нче"Көнбагышкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Ахметова А.М., Сабирова Л.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев