Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Гаиләм - ныклы таянычым!

Бүгенге күңелле очрашу юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен, юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне ныгытуны максат итеп куйды.

2024 ел Россия күләмендә Гаилә елы дип игълан ителгәч тә мәгариф оешмалары әлеге юнәлештә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Бүген Актаныш 2нче "Ромашка" балалар бакчасында югары квалификацион категорияле тәрбияче Альбина Мөдәрис кызы Хәбибуллина кечкенәләр төркемендә "Гаилә - ныклы таянычым" бәйрәмен үткәрде. 

Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни гаилә тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Бала кечкенәдән үк әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә, үскәч тә алар кебек булырга тели. 

Бүгенге күңелле очрашу юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен, юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне ныгытуны максат итеп куйды. Уен-бәйгеләр, күңелле биремнәр аша командалар төрле ситуатив биремнәр чиштеләр, зирәклекләрен сынадылар, кагыйдәләрне искә төшерделәр. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр балалар имин һәм акыллы җәяүлеләр булсын өчен бердәм эшләргә дигән фикердә таралыштылар. 

Имин булсын юлларыбыз,

Ак юл телик һәркемгә.

Һәлакәткә юлыкмасын

Җир йөзендә беркем дә.

Актаныш 2нче "Ромашка" балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Альбина Мөдәрис кызы Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев