Гаилә белән аралашу көне
12нче сентябрьдә менә шундый бәйрәм бар.
Гаилә – ул мөһим!
Гаилә – ул катлаулы!
Ләкин ялгызың гына
Бәхетле яшәп булмый!
Гаилә белән аралашу көне – гадәти булмаган бәйрәм, ул барлык кешеләргә дә кагыла.
Гаиләдә дустанә аралашу кешеләрне якынайта, гаиләне ныгыта һәм бәхетлерәк итә.
Гаилә һәр кешенең тормышында гаять зур урын алып тора. Лаеклы кеше үстерү өчен гаилә кыйммәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә кирәк.
2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде, шуңа күрә бәйрәм бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Гаилә белән аралашу көне – бергәләшеп күңелле вакыт уздыру, якыннарыңа игътибар бирү өчен яхшы сәбәп. Җәмгыятьнең рухи һәм мәдәни киләчәге турыдан-туры гаиләләрнең иминлегенә бәйле, чөнки нәкъ менә гаиләдә әлеге кыйммәтләр тәрбияләнә, шәхес, ә соңыннан әхлакый принциплар формалаша.
Моннан тыш, нәкъ менә гаилә – дәүләтнең тарихын, гореф-гадәтләрен саклаучы һәм үз иленә мәхәббәтен үстерүче төп элементы. Кешенең тормышы гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән башлана, шуңа күрә гаиләдә җылылык һәм уңайлы атмосфера хөкем сөрүе бик мөһим.
Эшләрегезне, мәшәкатьләрегезне, гаджетларыгызны бер читкә куеп торыгыз һәм бер-берегез белән эчкерсез аралашу, бергәләшеп планнар кору, җылы сүзләр әйтү, кочаклашу, өстәл уеннары һәм бергәләшеп чәй эчү традицияләрен искә төшерегез яки булдырыгыз. Гаилә белән аралашу көне безгә гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең, аралашуның мөһимлеген, бердәмлек һәм ярдәм кирәклеген искә төшерә. Нәкъ менә якыннарыбыз белән аралашудан без көч һәм илһам туплыйбыз.
Барлык гаиләләргә дә сәламәтлек, иминлек һәм үзара аңлашу телибез! Өйләрегездә тынычлык һәм рәхәтлек булсын, озак һәм бәхетле яшәгез, бер-берегезне саклагыз.
Минсафина Флүзә Газизҗановна, Казан шәһәре Киров районынынң 45нче "Тиктормас" балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев