Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Эмоцияләр шакмагы» уены

Бу уенның берничә варианты бар.

"Эмоцияләр шакмагы" - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән дидактик уен. Уен барышында балалар төрле эмоциональ халәтләр турында белемнәрен ныгыта, башка кешенең хис-кичерешләрен танырга өйрәнә (бу эмпатия үсешенә ярдәм итә, иҗади күзаллауны үстерә).

Бу уенның берничә варианты бар.

Беренче вариант: бер бала шакмакны чөя дә кул хәрәкәтләре һәм мимика ярдәмендә шакмакта чыккан эмоцияне күрсәтә, ә башка катнашучылар аны танырга тиеш, аннары шакмактагы рәсем башкаларга күрсәтелә.

Икенче вариант: Тәрбияче беренче булып шакмакны чөя, ә балалар бергәләшеп шакмактагы эмоцияне тасвирлыйлар. Кем барысыннан да тәэсирлерәк итеп сурәтли, алга таба шакмакны чөяргә аның чираты була.

Өченче вариант: балалар түгәрәкләп утырышалар. Укытучы "Сәлам, син нигә шундый?" дип шакмакны беренче балага чөя. Бала шакмакны тота һәм үзенә эләккән сурәтне атый. Теләгән очракта бала туры килгән рәсемдә сурәтләнгән кәефнең сәбәбен уйлап таба.

Балалар бу уенның теләсә кайсы вариантын рәхәтләнеп уйныйлар!

Хәкимова Рәмзилә Фидарисовна, Актаныш районы "Умырзая" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев