Елмаегыз!
«Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый».
Гади генә елмаю да дөньяны яктыртып җибәрергә, күңелне күтәрергә сәләтле. Ләкин кешеләр моны кайчакта онытып җибәрәләр. Әйдәгез, бергәләшеп елмаябыз. Чөнки бүген без сезнең белән елмаю көнен билгеләп үтәбез.
Тирә-юнегезгә борылып карагыз әле. Елмаючы кешеләр бармы тирәгездә? Без бүгенге көндә бер сәбәпсез генә елмаюны онытып җибәрдек бугай. Ә бит гади генә елмаю да могҗизалар тудырырга сәләтле, шуңа күрә бөтендөнья елмаю көне дә бар. Ул октябрьнең беренче җомгасында билгеләп үтелә.
«Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю – эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса, елмаюда җитмеш төс бар» дип язган яраткан язучыбыз Фәнис абый Яруллин.
Бу уникаль сәләт бары тик кешеләргә генә бирелгән. Һәм иң кызыгы, сабыйлар туганда ук инде елмая белеп туа, ягъни бу безгә тумыштан бирелгән сәләт. Елмаю авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә! Ә инде уңай хис-кичерешләр һәм көлү, билгеле булганча, гомерне озайта!
Бу көнне безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларны һәм ата-аналарны ишек төбеннән үк елмаеп каршы алдылар һәм аларга смайликлар бүләк иттеләр. Әлеге смайликлар кәефсезләрнең кәефен күтәрде. Кәефе күтәренке булган кешеләр тагын да ныграк сөенде. Менә шулай, көлеп-елмаеп, балалар үз төркемнәренә, ә өлкәннәр эшләренә киттеләр. Гади генә елмаюдан көннең яктырак, ә күңелнең күтәренкерәк булуын күрү безгә бик рәхәт булды.
Савинская Яна Геннадьевна, Казан шәһәре, 292нче балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев