Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Эколяталар спортка һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли

Чаллының 73нче “Огонек” балалар бакчасы «Кар шәһәрчеге Эколят - 2023» бәйгесендә катнашты.

Чаллының 73нче "Огонек" балалар бакчасы "Кар шәһәрчеге Эколят 2023" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты.
Саф һавада йөрү балаларның сәламәтлеген ныгытуга, тәрбия процессына зур йогынты ясый. Балаларыбыз 
кышкы бакчада вакытларын кызыклы үткәрсеннәр өчен без кардан матур сыннар ясыйбыз. Бу сыннарның төп максаты – тирә-юньгә карата кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, балаларны физик яктан ныгыту.
Бакчанын иң зур өлешендә без күренекле табигать сакчылары – эколятлар ясадык. Бу геройлар балаларны табигатьтә үзеңне дөрес тоту серләренә өйрәтә.

Шулай ук бу геройлар балаларга физик яктан ныгырга ярдәм итә. Мәсәлән, Тихоня белән боҗрага атып, төз ату күнекмәләрен үстерсәк, Елочка ярдәмендә атлап чыгарга өйрәнәбез. Умница – төз ату һәм әйбер астыннан 
чыгарга, ә Шалун бакчага килгән кошларга сак карарга өйрәтә.

Шунда ук “Кошлар ашханәсе” ясыйбыз. Анда балалар кошларны күзәтә һәм ашата. Шулай итеп, без кышкы чарада балалар бакчасында балаларга спортка һәм табигатькә мәхәббәт уятабыз, балаларыбызны ярдәмчел, мәрхәмәтле итеп тәрбиялибез. 

73нче “Огонек” балалар бакчасы тәрбиячеләре Гуслина Миләүшә Рифатовна, Мазунина Елена Вячеславовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев