Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Дөньяны музыка аша танып-беләбез

Музыка ул – күп хисләрне үз эченә алган тулы бер океан.

Музыка ул – күп хисләрне үз эченә алган тулы бер океан. Музыка стихиясе – куәтле. Музыка безне җырларга һәм еларга, көләргә һәм моңланырга мәҗбүр итә. Нәрсә ул музыка? Ул безне чолгап алган дөнья – кошлар сайравы, җил улавы, яфраклар кыштырдавы, челтерәп аккан чишмә тавышы. Музыка һәркемгә кирәк! Тормышта музыка белән бергә атлау җиңелрәк.

Мин – музыка җитәкчесе. Балаларны музыка белән дус булырга өйрәтергә тырышам. Алар яшьтән үк музыканы сизәләр һәм аңлыйлар. Минем һөнәрем – тылсымлы һөнәр. Миңа бәйрәм иртәләренә музыка залын үз кулларым белән бизәү бик ошый. Үз эшемне уңышлы башкарам дип уйлыйм, чөнки балалар мине яраталар. Аларның күзләре алдамый, алар чын күңелдән һәм ихлас яраталар.

Мин әле һаман да өйрәнәм. Балалар белән мин күп яңалыклар ачам, алар белән бергә үсәм. Музыка җитәкчесе баланың күңелен, аның эчке дөньясын яктырак һәм баерак итәргә тырышучы кеше ул.

Музыка җитәкчесе буларак, балаларда музыкага гына түгел, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Балалар белән милли гореф-гадәтләр турында әңгәмәләр үткәрәм, туган телдә җырлар өйрәнәбез.

Музыка безне үзеңнең эчке дөньяң белән гармониядә яшәргә, дөньяга позитив карарга өйрәтә.

Каткова Людмила Сергеевна, Алабуга шәһәре 32нче "Садко" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев