Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чебен гөмбәсенең туган көне

Балаларга ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турында сөйлибез.

Максат: төркемдә күңелле атмосфера тудыру. Бурычлар: Балаларда урман тормышы белән кызыксыну, хәтер, игътибар, бәйләнешле сөйләм, нәтиҗәләр ясый белүне, вак моториканы үстерү. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне өйрәнү. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү һәм гөмбә җыюда куркынычсызлык тәрбияләү.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Әйтегез әле, елның хәзер кайсы фасылы? Ә көз көне урамда ниләр була? Карагыз әле, минем кәрзиндә нәрсә бар? Дөрес, яфраклар, мин сезгә бер уен уйнарга тәкъдим итәм.

(тәрбияче яфракларны балаларга тарата һәм уен кагыйдәләрен сөйли)

«Кояш – яңгыр» уены

Идәндә кыршау (обруч) ята. Бер бала кыршау эчендә зонтик тотып басып тора. Тәрбияче «кояш» дигәндә балалар зал буйлап йөриләр, бииләр. Тәрбияче «яңгыр» дигәч, балалар зонтик астына керәләр. Кем тиз генә өлгерә алмый, уеннан чыга.

Тәрбияче: балалар, ә сез көзен яңгырдан соң гөмбәләр үсүен беләсезме? Әйдәгез, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр сурәтләнгән рәсемнәрне карыйк.

Балалар рәсемнәр карый, тәрбияче гөмбәләрне атый һәм ашарга яраклымы-юкмы икәнен аңлата.

Тәрбияче: балалар, ә сез беләсезме, 6нчы октябрь – чебен гөмбәсенең туган көне. Ул ашарга яраксыз гөмбә булса да, бик матур гөмбә.

Бүген безгә кунакка Чебен гөмбәсе килде, тик ул бик тә моңсу, чөнки аны туган көне белән беркем дә котламаган. Әйдәгез аны үзебезнең янга чакырыйк.

Чебен гөмбәсе: Ах, ничек яхшы каршы алалар мине! Бик шәп! Исәнмесез, дусларым! Сез шундый тату, дус, ә миңа күңелсез, минем дусларым бөтенләй юк бит. Барысы да миннән куркалар, чөнки мин ашарга яраксыз гөмбә.

Тәрбияче: Чебен гөмбәсе, моңсуланма! Без сине балалар белән туган көнең белән котлыйбыз! Синең белән әйлән-бәйлән уйныйбыз.

Чебен: Ай, рәхмәт сезгә, балалар! Сез минем күңелемне күтәрдегез. Минем дә сезгә бүләгем бар. Әйдәгез, бер уен уйныйк. Мин сораулар бирәчәкмен, ә сез дөрес итеп җавап биреп карагыз.

«Сорау-җавап» уены үткәрелә.

Тәрбияче: Чебен гөмбәсе, безнең сиңа бүләгебез бар әле, балалар хәзер сиңа открыткалар ясарлар.

Чебен гөмбәсе: минем беркайчан да бу кадәр котлаулар алганым булмады! Нинди күңелле туган көн! Әйдәгез. бергәләшеп биибез.

Чебен гөмбәсе белән бию.

Чебен гөмбәсе: ә хәзер миңа урманга китәргә вакыт. Сезне дә көзге урманга кунакка чакырам.

Алып баручы: Рәхмәт, Чебен гөмбәсе. Без һичшиксез киләчәкбез.

Чебен гөмбәсе: Хушыгыз! Очрашканчыга кадәр!


Борисова Наталья Юрьевна, Әлмәт шәһәре 4нче «Дружба» балаларны үстерү үзәге-балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев