Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чаллы шәһәренең 67нче “Өмет” балалар бакчасында “Эколята кар шәһәрчеге” ачылды

«Эколята кар шәһәрчеге» баларның кышкы саф һавада йөрүләрен кызыклырак итә.

Иң яхшы“Эколята кар шәһәрчеге” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен  67нче катнаш “Өмет” балалар бакчасында Эколята кар шәһәрчеге төзелде.

“Эколята-Дошколята” проекты балаларга табигать белән дуслашырга, аны аңларга һәм яратырга булыша. Кардан ясалган табигать дуслары уен формасында табигать серләрен төшенүдә педагогларга һәм яшь эзләнүчеләргә ярдәмчеләр булдылар.

Безнең Эколята кар шәһәрчеге ике саф һавада йөрү өчен җайланган майданчыкларның уртак территориясында урнашкан.

Шәһәрчектә балаларны Эколята: Умница, Ёлочка, Шалун һәм Тихоня әкият геройлары каршы ала. Алар кардан һәм ботаклар, таяклар, кәгазьләр кулланып ясалган, экологик яктан чиста һәм куркынычсыз булган буяулар белән матур итеп буялган. Силуэтларны бизәү өчен бантлар, мишура, кәрҗиннәр һәм башка төрле атрибутлар кулланылды.

Педагоглар кар шәһәрчегендә балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру буенча, шулай ук экологик тәрбия буенча эш оештыралар.

Шалун балаларга үзе белән җитезлектә ярышырга, төрле уеннар уйнарга тәкъдим итә, лабиринтта төрле сынаулар үтәргә чакыра.

Тихоня балаларга чүп-чарны сортларга аерырга өйрәтә, лабиринтта төрле эстафета һәм хәрәкәтле уеннар оештыра.

Ёлочка балаларны гаҗәеп күзәтү дөньясына, тәҗрибәләр һәм экспериментларга алып китә – балаларны әйләнә-тирә дөньяны күзәтергә, җил юнәлешен тикшерергә, су һәм карның үзенчәлекләрен, кар катламының тирәнлеген белергә чакыра.

Умница балаларны табигатьне сакларга һәм якларга, хайваннар һәм җәнлекләр турында кайгыртырга өйрәтә, аларны нәрсә белән һәм ничек ашатырга икәнен өйрәтә, төрле уеннар уйнарга тәгъдим итә, экологик акцияләр үткәрә.

«Эколята кар шәһәрчеге»н төзегәндә педагоглар шәһәрчектә яшәүчеләр турында күңелле дүртюллы шигырьләр уйлап таптылар.

ТИХОНЯ – мусор убирает.           

Чистоту планеты охраняет. 

Много разных есть отходов,

У всего своя судьба.

Сортируя вредный мусор,

Станет чище вся Земля!

 

ЁЛОЧКА покажет природы красоту.

Лесов, полей просторы, людей всех доброту...

Ей нужно всё измерить, на опыте проверить.

То, что в жизни неизвестно – это очень интересно!

 

УМНИЦА зерно в кормушки насыпает –

Птицам нашим помогает.

Снегирь, синица, сойка, конечно, воробьи,

В морозную погоду слетелись к нам они.

 

ШАЛУН покажет, как важен спорт.

Чтоб болезням дать отпор.

Спорт – это жизнь! Это легкость движения!

Спорт вызывает у всех уважение!

   

Эколяталар белән дус булыгыз!

Планетабызны саклагыз!

«Эколята кар шәһәрчеге» ярдәмендә кышкы саф һавада йөрүләр тагы да кызыклырак булдылар. Шулай итеп балаларның танып-белү һәм хәрәкәт активлыгы, экологик белеме, кызыксынучанлыгы арта.

Зилә Шәйхаттарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев