Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Болгар шәһәренә сәяхәт

Зурлар төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Зурлар төркемендә татар халкының гореф-гадәтләре турында
белемнәрен рухи-әхлакый тәрбия аша сәнгать әсәрләре ярдәмендә
формалаштыру буенча «Болгар шәһәренә сәяхәт» дип аталган
оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Максат:
— балаларны Болгарлар тормышы, мәдәнияте, гадәтләре, көнкүреше белән
таныштыру; тарихи үткәнгә кызыксыну уяту; үзебезнең милләтебезгә карата
горурлык хисләре тәрбияләү; яңа сүзләр өстәү аша балаларның сүзлек
запасын баету, эзлекле сөйләм күнекмәләрен ныгыту
. — балаларны, рәсемнәргә карап, Болгар шәһәренең истәлекле урыннарын
танып белергә өйрәтү өстеннән эш; — Болгар шәһәренә бәйләнешле
риваятьләр белән таныштыру;
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә
тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли
ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен,
кызыксынучанлыкларын үстерү.
Сүзлек өстендә эш: Кара пулат, кече манара, коръән музее, икмэк музее, ак
мәчет.
Җиһазлар: ИКТ куллану, ком белән 2 савыт, кисем рэсемнэр, акрил буяу,
савытсаба юу өчен губка, гипс сыннары.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрүемә бик шатмын. Сез яшәгән
шәһәрнең исеме ничек?
Балалар: җавап бирәләр
Тәрбияче: Мин сезгә Болгар дигән тарихи, матур шәһәрдән килдем. Сез бу
шәһәр турында ишеткәнегез бармы? Балалар: җавап бирәләр
Тәрбияче:. Мин сезне Болгарның матур, тарихи урыннары белән
таныштырып үтәсем килә. Дуслар, ә Болгар шәһәренә кадәр кайсы транспорт
төрендә барып җитәргә мөмкин?
Балалар: җавап бирәләр (машина, автобус, метеор)
Тәрбияче: Без Болгарга нинди транспорт белән барырбыз икән. Табышмакны
чишегез һәм белербез.
Болытлардан да ул оча,
Агачлар өстеннән дә оча!
Вертолет түгел, самолет:
Бизэкле, йомшак, чәчәкле
Аңа пилот кирәкми. (келәм- самолет)
Тәрбияче: Кулга тотыныйк, утырыйк, күзләребезне йомып очабыз. Очып
килдек! Аудиоязмада Рабига тавышы ишетелә. «Мин сезне изге җиребездә
сәламлим һәм „Рабига“ күленә килергә чакырам» Тәрбияче: Балалар, бу
Рабига исемле кыз, ул безне кунакка чакыра. Слайдта Рабига күлендә аучы
аккошларга мылтык терәгән.
Тәрбияче: Ой, кем бу? Нәрсә сурәтләнгән?
Балалар: җавап бирәләр
Тәрбияче: Нәрсә булырга мөмкин?
Балалар: аккошларны атачак
Тәрбияче: Хәлне ничек төзәтергә була? Балалар җавап вариантларын
тәкъдим итәләр.
Тәрбияче: аккошларны ауларга ярыймы?
Балалар: җавап бирәләр
Тәрбияче: Күптән инде бу күлдә ак аккошлар йөзә торган булган, аучы
аларны атып үтерергә теләгән. Ә Рабига исемле кыз аларны коткарган. Хәзер
бу күл Рабига исемен йөртә. Аңа һәйкәл куелган. Слайдта Рабига күлендәге
һәйкәл сурәтләнгән.
Балалар, конвертны карагыз әле. Рабига безгә Болгар шәһәренең башка
истәлекле урыннары белән танышырга тәкъдим итә. Ә сез хәзер, рәсемнәрне
җыеп, нинди истәлекле урыннар икәнен белерсез. (Балалар икешәр-икешәр
бүленә һәм 5 төрле сурәт җыялар, проекторда рәсемнәр кабатлана, тәрбияче
кемнән шундый сурәт килеп чыкканын сорый һәм аларны атый, балалар
кабатлый.)
Тәрбияче: Шәһәребезнең тагын бер истәлекле урыннарының берсе «Осталар
йорты». Мин сезне шунда чакырам, анда сувенирлар ясыйлар һәм сезгә
истәлеккә бүләк тартмалары ясарга тәкъдим итәм. (Балалар әзерләнгән
шаблоннарда трафарет, акрил буяу ярдәмендә үз тартмаларын бизи һәм
аларны өстәлләрдә калдыра) — Сезгә бу рәсем нәрсәне хәтерләтә? (Кече
манара, кара пулат) Тәрбияче: Тагын бездә «Чәй йорты» да бар. Анда татар
милли ризыклар пешерәләр. Әйдәгез, слайдка карап әйтеп үтик аларны.
Балалар ризыкларның әйтеп үтәләр
Тәрбияче: Дуслар, безнең шәһәрдә археологик эшләр алып барыла, сезгә дә
археолог булып алырга һәм борынгы әйберләр табарга тәкъдим итәм.
Балалар ике подгруппага бүленә һәм комлы ике тартмада казу эшләре алып
баралар. Чыккан табылдыкларның борынгы заманнарда нәрсә өчен
кулланганнарын балалар белән сөйләп үтәбез
Тәрбияче: Сез чын археологлар!!! Табылган барлык әйберләрне мин
шәһәребез музеена тапшырачакмын.
Тәрбияче: Ә мин сезгә бүләккә гипс сыннары алып килдем. Без бизәгән
тартмаларга шуларны куеп, өегезгә алып кайтырсыз. Кемгә бүләк итәсез?
(Әтиәнигә, әби- бабайга һ.б.) Тәрбияче сәгатькә карап:
Тәрбияче: Балалар, безнең вакытыбыз бетеп бара икән, кире сезнең балалар
бачасына кайтырга кирәк. Әйдәгез, келәм- самолетка утырып, күзләрне
йомып, 10га кадәр саныйбыз. Менә без сезнең балалар бакчасында. Балалар,
без кайсы шәһәргә сәяхәткә бардык? Нинди истәлекле урыннарны
хәтерегездә калдырдыгыз? Болгар шәһәренә туганнарыгыз белән экскурсиягә
килегез!!! Мин сезне көтеп калам!!! Сау булыгыз!!!

Якупова Айгөл Зәйтүновна, 14нче "РОДНИЧОК" балалар бакчасы, Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев