Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларның уку грамоталылыгын үстерү

Бала әле укырга өйрәнгәнче үк, аның грамоталылыгына нигез салына.

Уку грамоталылыгы - кешенең текстларны аңлау һәм куллану, белемнәрне һәм мөмкинлекләрен арттыру, социаль тормышта катнашу сәләте.

Кайчандыр кешеләр бердәнбер белем чыганагы булган басма китапка таянып яшәгәннәр, мәгълүмат эзләү процессы озын һәм катлаулы булган. Бүгенге көндә исә теләсә нинди темага мәгълүмат табу бик җиңел — интернет аша бик күп яңалыклар белән танышып була.

Уку грамоталылыгын формалаштыру процессында мәгънәле укуга (язма текстларны кабул итүгә, анализлауга, бәяләүгә, аңлатма бирүгә һәм аларда бирелгән мәгълүматны гомумиләштерүгә) әзерлек барлыкка килә, аны укыту эшчәнлеге нигезендә үзгәртү өчен кирәкле мәгълүмат алу сәләте, бүген безнең хезмәтләр белән мәгълүматның төрле чыганаклары, альтернатив китаплар: подкастлар, аудио - һәм видео, радио, телевидение кулланып була.

Укучының грамоталылыгы, гомумән алганда, тормыш ситуацияләрендә төрле текст мәгълүматларына ихтыяҗ буларак билгеләнә. Бу осталык күбрәк башлангыч сыйныфта формалаша.

Мәктәпкәчә яшьтәге вакыт - балаларны уку эшчәнлегенә кертү өчен иң уңайлы вакыт. Бу елларда бала әйләнә-тирә мохит турында башлангыч белем ала, балада төрле күнекмәләр, гадәтләр, аның характеры үсештә була. Аның китаплар белән кызыксынуы формалаша, күпкырлы уку эшчәнлегенә нигез салына. 

Сүз укырга өйрәтү турында гына түгел, ә барыннан да элек әлеге процесска карата кызыксыну формалаштыру, китап белән эшләргә өйрәнү, укучыларның грамоталылыгын тәрбияләү турында бара.

Укучыны тәрбияләү - катлаулы һәм озак процесс, ул берничә этаптан тора, һәрбер этапның үз бурычлары бар. Мәктәпкәчә балалык чоры әдәби белемнең алдагы баскычы булып тора.

Бала әле укырга өйрәнгәнче үк, аның грамоталылыгына нигез салына. Бу очракта аны грамоталы тыңлаучы (пассив укучы) дип атыйлар, бу әти-әниләрнең балаларында тыңлый белү сәләтен тәрбияләү вакыты. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уку грамоталылыгын формалаштыруның күп ысуллары бар: 

  • педагогның китап укуы яки яттан сөйләве;
  • халык иҗаты язмаларын тыңлау һәм видеоматериаллар карау;
  • балаларга әдәби текстны тирәнрәк үзләштерергә, ишеткәннәренә карашларын белдерергә ярдәм итүче әңгәмәләр;
  • балаларда яраткан геройлар белән очрашу шатлыгы уята торган китапларга карата кызыксыну уята;
  • шигырьләр өйрәнү;
  • визуаль материал ярдәмендә уку һәм сөйләү; 
  • проект эшчәнлеге (әсәрләр турында рәсемле китаплар ясау, әдәби әсәрләр белән танышу нигезендә тематик журналлар һәм балалар энциклопедияләрен булдыру);
  • мөстәкыйль укыган китап турында балаларның тәэсирләрен уртаклашу, фикер алышу.

Әлеге ысулларны бергәләштереп кулланганда без әдәби грамоталы балалар тәрбияләүгә ирешә алырбыз.

Прокофьева Регина Рамил кызы, Әлмәт шәһәре, 4нче «Дружба» балалар бакчасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев