Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларны татар халкының йолалары аша тәрбияләү

Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту «Әкият» балалар бакчасында актив алып барыла.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту «Әкият» балалар бакчасында актив алып барыла. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

«Әкият» балалар бакчасында яңа уку елына өстенлекле юнәлеш итеп алдагы юнәлешләр сайлап алынды:
-татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү;
-татар халык уеннар үрнәгендә тәрбияләү;
-сөйләм телен үстерү;
-татар халык әкиятләре аша тәрбияләү;
-сәнгати-эстетик тәрбия.

Милли белем бирүнең төп компонентлары:
-Туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү
-Туган телдә тәрбия һәм укыту
-Милли тәрбия бирү алымнарын куллану
Халык педагогикасы, төп тәрбияви алым буларак, халык культурасының барлык компонентларын да куллана. Аларга керәләр:
-халык авыз иҗады
-җырлар (бишек җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ.б.)
-әкиятләр
-мәкаль-әйтемнәр
-милли бәйрәмнәр.

Нәкъ менә шушы алымнар, безнең балар бакчасында да балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә зур урын алып тора.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме — балаларга максатлы рәвештә — үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.
Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе — халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары — тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Халык бәйрәмнәре ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең балалар бакчасында да үткәрелә.

Яңа уку елына аяк басу белән,безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау «Сөмбелә» бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.
Өлкәннәр көненә безнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә күмәк, җырлы- биюле «Аулак өй» исемле театр-тамаша әзерлибез. 

«Аулак өй»нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф-гадәт бик борынгыдан килә. Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның гореф гадәте булып киткән.

Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәмен үткәрә. Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең балалар бакчасында «Сабантуй» бәйрәме «Балаларны яклау көне» ндә үткәрелә. Шул уңайдан балалар өчен бик күңелле чара үткәрелә. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм балалар мәйданчыгында үткәрелә. Бәйрәм балалар өчен ярышлар,көрәшләр,ат чабышлары,спорт уеннары, җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.

Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.
Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Балалар хәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк «Мәче һәм тычкан», «Ябалак», «Йоклаган песи», «Очты, очты...», «Аю-бүре», «Күрсәт әле үскәнем», «Милүшә-дилбегә» кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән «Серле капчык», «Әбием сандыгы», «Танып бел», «Мәликә», «Йөзек салышлы», «Ватык телефон» кебек уеннар алына.

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе — Каз өмәсе.

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

Татар халкы борын-борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч — пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва булган.

Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы — кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына. 

Нәүрүз. Нәүрүз" сүзе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган кызын сайлап "Нәүрүз-бикә«дип игълан иткәннәр. Укучы балалар йорттан-йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр:
Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!    

Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

"Нәүрүз" иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән. Таң ату белән учак кабызганнар. Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр. Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Безнең «Әкият» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
— балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;
— халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
— әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;
— туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
— төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.
Һәрбер төркемдә милли почмаклар бар. Тәрбиячеләр һәрдаим аларны баетып, тулыландырып торалар. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Аларга керәләр:
-Татар халык уеннары
-Милли орнаментлар
-Татар халык ашлары
-Татар халык табышмаклары
-Татар халык бәйрәмнәре һ.б.
Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк, шул чагында гына милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерербез.

Нургалеева Регина Рамилевна, Чаллы шәһәре, 52нче «Әкият» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев