Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Колаклы ябалак кыштан саклый, 2. Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар, 3. Аягы бар, кулы юк, аркасы бар, түше юк, 4. Күп әйбернең озынлыгын әйтеп бирә берүзе.

Горизонталь: 5. Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри, бозаулар эзли, 6. Җәрәхәте юк — авырта, төтене юк — яна, 7. Дөньяда бер агач бар: өч йөз алтмыш биш яфрагы, бер ягы ак, бер ягы кара, 8. Өсте такта, асты такта, уртасында майлы ботка, 9. Суда юынып алды, өсте коры калды, 10. Киттем дип китә, кире килә.

Гаврилова Ландыш Муллануровна, Казан шәһәре, 39нчы балалар бакчасы.

Җаваплары: 1. Бүрек, 2. Кыяр, 3. Урындык, 4. Линейка, 5. Бүре, 6. Йөрәк, 7. Ел, 8. Кыстыбый, 9. Каз, 10. Ишек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев