Балаларга кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль: 1. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә, 2. Бер ягы — кыр, бер ягы урман, 3. Аллы-гөлле очкалак, оча гөлләр кочкалап, 4. Җәен урманга патша, кышын кардан да аста.
Горизонталь: 5. Бер күтәрәм йорт, эче тулы яссы корт, 6. Түгәрәк ул, ай түгел, сары, тик кояш тугел. Тәмле, тик алма түгел, койрыклы, тычкан түгел, 7. Үзе бәләкәй булса да,
Үзеннән зур күтәрә, 8. Биш агайга бер күлмәк, 9. Кечкенәдер, ялангачтыр, алай да бөтен дөньяны киендерә, 10. Өйгә сөяп булмый, арбага төяп булмый.
Аскарова Әнисә Сәлимулловна, Нигмятзянова Рузалина Рифкатовна, Кайбыч районы, Борындык авылы.
Җаваплары: 1.Кишер, 2. Тун, 3. Күбәләк, 4. Аю, 5. Кабак, 6. Шалкан, 7. Кырмыска, 8. Бияләй, 9. Энә, 10. Күләгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев